ЯҢАЛЫКЛАР


27
июль, 2021 ел
сишәмбе

Бүген, 27 июльдә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә эре инвестицион компанияләр вәкилләре белән киңәшмә узды. Терлек азыгы әзерләү – актуаль тема. Бу мәсьәлә Министрлыкның аерым контроленә куелган. Татарстан Республикасында бүгенге көнгә 352,9 мең тонна печән, 1561,1 тонна сенаж, 196 тонна силос әзерләнгән. 26 июльгә тәэмин ителеш шартлыча бер терлеккә 11,7 центнер тәшкил итә. 


26
июль, 2021 ел
дүшәмбе

Авыл  хуҗалыгының микроисәбен  алуның төп максатларыннан берсе - авыл хуҗалыгында булган структур үзгәрешләр турында рәсми статистик мәгълүмат туплау. Илнең авыл хуҗалыгындагы эшләрнең торышы турында дөрес һәм объектив мәгълүмат алу өчен авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрнең һәр категориясенең Авыл  хуҗалыгының микроисәбен  алуда  (СХМП-2021) катнашуы аеруча мөһим.

Министр урынбасары Рафаэль Фәттаховның эшлекле сәфәре «Клаас Восток» ҖЧҖ генераль директоры Дирк Зеелиг һәм «Проминтел-Агро» ҖЧҖ генераль директоры Харис Хуҗин катнашындашы делегация составында узды. Сәфәр барышында Рафаэль Мәхмүт улы  җитештерү куәтләре белән танышты, шулай ук аңа  ашлык җыю комбайннарын җыю линиясе аерым күрсәтелде.


24
июль, 2021 ел
шимбә

Суган, чөгендер - 15 сум, бәрәңге - 20 сум, кишер, кәбестә - 30 сум. Бүген Батыршин урамындагы сәүдә мәйданчыгында нәкъ менә шундый бәяләрдән «борщ җыелмасы» сатылды.


23
июль, 2021 ел
җомга

Хәзерге вакытта республика аграрийлары быелгы   корылык  шартларында уңыш өчен көрәшүләрен дәвам итәләр. Бүгенге көнгә   640 мең тоннадан артык ашлык  җыелган,  уңдырышлылык - гектардан 17,5 центнер, ашлык 368 286 гектар мәйданда  суктырылган.


22
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Буа муниципаль районында заманча игенчелек мәсьәләләре һәм мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. “Кыят” ААҖ инновацион мәйданчыгы базасында фәнни-җитештерү семинар-киңәшмә узды.

Республикада бөртекле культураларны урып-җыю эшләре бара. Параллель рәвештә «Комбайн-2021» операциясе уза, аның барышында Дәүләт техник күзәтчелеге хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе  район инспекторларының  ашлык җыю техникасын үзара тикшерү буенча рейдлары үткәрелә.

Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район инспекторлары Татарстан Республикасы агрокомплекслары һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре буенча уртак рейдлар уздыралар.

Яфрак-азык әзерләү өчен хәзер иң кулай вакыт. Районның күп кенә оешмалары һәм учреждениеләре хезмәткәрләре терлекчелек тармагына ярдәм итү өчен актив рәвештә терлек азыгы һәм үләннәр әзерли башладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International