Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов эш сәфәре белән Буа муниципаль районында булды.
Сәфәр Таковары авылындагы «Заря» агрофирмасы бүлекчәсеннән башланды. Директор Фәрит Мөдәрисов техниканы кышкы саклауга кую, соңгы берничә елда алынган агрегатлар һәм аларны туфрак эшкәрткәндә куллану турында сөйләде.
Аннары Буа районы башлыгы Рәнис Камәртдинов белән бергә «Авангард» ҖЧҖенең машина-трактор паркында булдылар. Бүгенге көндә биредә 130 берәмлектән артык техника исәпләнә. Алар барысы да кышка әзер. Генераль директор Николай Курчаткин комиссияне комбайннарны ремонтлауның яңа цехына чакырды. Кунаклар цех эше белән таныштылар, хезмәткәрләр белән аралаштылар.
Шулай ук агымдагы елда Исәк авылында 10 мең башка исәпләнеп ачылган кошчылык фермасында булдылар. КФХ башлыгы Илдар Гималов кунакларга кош фермасы буенча экскурсия үткәрде. Кунакларны Казан шәһәренең Буа якташлар җәмгыяте президенты Ирек Закиров та сәламләде, ул Гималовлар гаиләсенең ничек эшләве, киләчәк планнары турында сөйләде.
Аның күршесендә Рәмис Хәсәнҗанов сөт-товар фермасы төзи. Каркасы әзер, якын көннәрдә диварлар төзүгә керешәчәкләр.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, ветеринария берләшмәсе вәкилләре Татарстан Республикасының «Яшь профессионаллар» (Worldskills Russia) IV төбәк чемпионатын ачу тантанасында катнаштылар. Чара бүген Буа ветеринария техникумы базасында узды.
“Мондый чараны Буа ветеринария техникумы базасында үткәрү – сезнең өчен бик мөһим. Сез - Alma Mater, техникумнан бүген кешелек сәламәтлеге сагында торучы үз эшләренең осталары чыга”, - дип билгеләп үтте үз чыгышында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов.
Мәдәният үзәгенә бу көнне авыл хезмәтчәннәре, агросәнәгать комплексы алдынгылары, мөхтәрәм кунаклар җыелды.
“Буа муниципаль районы Татарстан Республикасы районнары арасында авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүнең тулаем күләме буенча алдынгы урыннарның берсен алып тора һәм ит, сөт, ашлык, шикәр чөгендере җитештерүчеләрнең иң зурларыннан берсе булып санала. Быел безгә катлаулы һава шартларында эшләргә туры килде. Шуңа да карамастан, безнең авыл хуҗалыгы предприятиеләре тагын бер мәртәбә үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәттеләр һәм тармакның өзлексез эшен тәэмин иттеләр", - дип билгеләп үтте үз чыгышында район башлыгы Рәнис Камәртдинов.
Авыл хуҗалыгы җитештерүе хезмәткәрләренә намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр, агросәнәгать комплексы алдынгыларына дәүләт бүләкләре, Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталары, Дипломнар һәм акчалата премияләр тапшырдылар.