Февральдә АПК казанышларының «ТатАгроЭкспо» IV махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе узачак

2021 елның 22 ноябре, дүшәмбе

24-25 февральдә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге территориясендә агросәнәгать комплексы казанышларының «ТатАгроЭкспо» IV махсуслаштырылган күргәзмәсен уздыру планлаштырыла. Чараны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм «Республика инвестицияләр һәм инновацияләр агросәнәгать үзәге» акционерлык җәмгыяте оештыра.

Бу чорда Татарстан Республикасы башкаласында 200дән артык компания җыелачак, алар күргәзмәдә катнашучыларга түбәндәге киң тематик экспозицияләрне тәкъдим итәчәкләр:

 - Авыл хуҗалыгы техникасы һәм АПК өчен җайланмалар;

- Үсемлекчелек;

- Терлекчелек;

- Эшкәртү технологияләре;

- АПК өчен хезмәтләр күрсәтү.

 Күргәзмәдә шулай ук республиканың тармак фәнни-мәгариф йортлары (Россия  фәннәр академиясе Казан КФҮнең федераль тикшеренү үзәге - ТатНИИСХ, КДАУ, ТИПКА, КДВМА, ККИ АНО ВПО ЦРФ «РУК») үз казанышларын һәм проектларын тәкъдим итәчәкләр; ә кече хуҗалыклар  һәм авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү блогында Татарстанның иң яхшы продукцияләрен  күрергә һәм сатып алырга мөмкин булачак.

Чараның төп идеясе - тере аралашу, тәҗрибә уртаклашу һәм предприятиеләр казанышларын күрсәтү өчен Россиянең барлык АПК вәкилләрен берләштерү.

Гадәттәгечә, күргәзмә эшлекле программа буенча эшләячәк, аның кысаларында АПК белгечләре тармакның бүгенге көндә иң актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышачаклар. Авыл хуҗалыгының төрле тармаклары  буенча тематик түгәрәк өстәлләр, игенчелекне, терлекчелекне, үсемлекчелекне үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча семинарлар һәм мастер-класслар һ.б.лар үткәреләчәк.

Эшлекле программаның төп вакыйгасы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы булачак, анда Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, районнар башлыклары, шулай ук агрохолдинглары җитәкчеләре катнаша.

Чарада барлык кирәкле барлык санитар-эпидемиологик таләпләр: температураны үлчәү, антисептиклар, медицина битлекләре һәм перчаткалар куллану, социаль дистанция  үтәләчәк.

 «ТатАгроЭкспо»   авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең, фән, бизнес, тармак министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләренең нәтиҗәле арлашуы,  алдынгы тәҗрибә алмашу һәм АПК белгечләренең һөнәри дәрәҗәсен күтәрү, потенциаль партнерлар белән сөйләшүләр алып  бару һәм яңа проектларны презентацияләү өчен уңай  мәйдан булачак. Сезне «ТатАгроЭкспо»да көтәбез!

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International