Тәтеш районы агрофирмалары терлекләр санын югары савымлы токымнар белән арттыралар.
23 июльдә “Минем субсидияләр” мәгълүмат сервисыннан файдалану буенча “Сорау-Җавап” режимында вебинарлар узачак.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Питрәч муниципаль районында булды. Сәфәр барышында ул 5 бәхетле гаиләгә яңа торак ачкычлары тапшырды. Колай авылында «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча биш шәхси торак йорт төзелгән. Төзелеш бәясе 13 миллион сумнан артып китә.
АГРОКӨЧтә бөртекле культураларны урып-җыю кампаниясе бар куәткә эшли. Урып-җыю эшләренә 9 июльдә керештеләр, ә план буенча аның дәвамлылыгы 37 көннән артмаска тиеш. Холдингта билгеләп үтелгәнчә, хәзерге вакытта төп тенденция – һава шартлары, ул бүген корылык сәбәпле Татарстанда кертелгән гадәттән тыш хәл режимы белән характерлана. Шуңа да карамастан, барлык эшләр дә билгеләнгән срокларда башкарыла.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үзем сезне мөселман дөньясының иң күркәм бәйрәмнәренең берсе - изге Корбан гаете белән ихластан котлыйм!
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Чирмешән һәм Нурлат муниципаль районнарында булды. Аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та йөрде. Чирмешән районына сәфәр кысаларында алар урып-җыю кампаниясенең барышы белән таныштылар һәм яңа “Био Агро” эретмә комплексында булдылар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Агропрогресс» грантларын бирүгә авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең проектларын конкурс нигезендә сайлап алу өчен документлар кабул итә башлау турында игълан итә. Төп шарт - еллык керем 120 млн. сумнан артмаска тиеш. Программада крестьян (фермер) хуҗалыклары, шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнар, шәхси эшкуарлар һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары катнаша алмый.
Татарстан терлекчеләре хәзер тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ветеринарлардан һәм зоотехниклардан онлайн-консультация алырга мөмкин. Телемедицинаның уникаль сервисы ярдәмендә ветеринария табибы авыл хуҗалыгы терлекләренә кичекмәстән квалификацияле ярдәм күрсәтә ала. Мондый сервисны Россельхозбанк «ВетЭксперт» компаниясе белән берлектә башлап җибәрде һәм ул «Телеветеринар» дигән исем алды.
Буа районының Аксу авылыннан Салаватуллиннар гаиләсе 20 елга якын яшелчәчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә. Бүгенге көндә гаилә эшен аларның улы Дамир дәвам итә. Ике ел элек ул «Яшь фермерларга ярдәм итү» программасы буенча крестьян-фермер хуҗалыкларын үстерүгә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантын ота. 5 елга бизнес-план төзеп, бәрәңге, кишер, аш чөгендере чәчә. Соңгысын 6 га мәйданда үстерәләр.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матди-техник базаны үстерүгә федераль бюджеттан финанслашу була торган грантлар бирүгә авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын конкурс нигезендә сайлап алуны уздыру өчен гаризалар кабул итә башлау турында игълан итә.