Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында АПКдагы һәм азык-төлек базарындагы вәзгыятьне мониторинглау мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Киңәшмә Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев рәислегендә барды. Чарада Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов һәм Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Оксана Лут катнаштылар. Татарстан Республикасыннан Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министрның беренче урынбасары Наил Залаков, министр урынбасарлары Илдус Габдрахманов һәм Ленар Гарипов катнаштылар.
“Безнең тармак, билгеле булганча, ялларсыз эшли. Бүгенге көндә сезонлы кыр эшләре тәмамланып килә, димәк, игътибарны ашламалар сатып алуга юнәлтергә кирәк. Бу сегментта тотрыклылыкны тәэмин итү өчен Хөкүмәт тарафыннан тулы бер чаралар комплексы күрелә, аерым алганда, 1 декабрьдән аерым төр ашламаларны читкә чыгаруга вакытлыча чикләүләр билгеләү турында карар кабул ителде. Без әлеге карар нәтиҗәсендә аграрийлар кулай бәяләрдән кирәкле күләмдә ашлама сатып ала алырлар дип уйлыйбыз. Күпчелек төбәкләрдә урып-җыю һәм көзге чәчү эшләре төгәлләнгән инде. 2022 елгы чәчү мәйданнарын планлаштыруны Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән бергә җентекләп анализларга кирәк. Шул ук вакытта булган хәтәрлекләрне һәм тулаем икътисадый вәзгыятьне исәпкә алырга кирәк”, - диде Дмитрий Патрушев.
“Киләсе атнада минераль ашламалар буенча һәр төбәктәге вәзгыятьне күзаллау өчен барлык министрлыклар белән план расланырга тиеш. Шулай ук без төбәкләрне ашламалар белән тәэмин итүне контрольдә тотачакбыз, ә җитештерүче заводлар, үз чиратында, үзләренең рәсми ресурсларында ашламага булган актуаль бәяләрне бастырып чыгарачаклар”, - дип хәбәр итте Оксана Лут.
“Бәяләр раслангач, ашламалар сатып алуга активлык артачак. Бүгенге көндә ашламалар буенча план 83 %ка үтәлгән, әмма ел ахырына план үтәләчәк”, - дип ышандырды Марат Җәббаров.
Чыгышының азагында Дмитрий Патрушев төбәкләргә төп бурычны билгеләде. Аның асылы - урып-җыюны төгәлләү генә түгел, ә барлык хәтәрлекләрне исәпләп, 2022 елга барлык эшләрне төгәл планлаштырырга кирәк.