Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында органик ашламалар заводын төзү мөмкинлеге турында фикер алыштылар

2021 елның 18 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында   Архангельск крае делегациясе белән калийлы ашламалар җитештерүне оештыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Чарада Татарстаннан Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, министр урынбасарлары Илдус Габдрахманов, Ришат Хәбипов, «РАЦИН» АҖ генераль директоры Денис Самодуров, Лаеш муниципаль районы ашлыгы Илдус Зарипов һәм «Казан май комбинаты» АҖ генераль директоры Дмитрий Максимов катнашты. Архангельск ягыннан  «Техсервис» ҖЧҖ генераль директоры Антон Середкин, «Техсервис» ҖЧҖнең сату бүлеге җитәкчесе Роман Медведков һәм башкалар  булды.

 «Техсервис» компаниясе үзе агач көленнән грануллы комплекслы ашлама  җитештерә.

Инвестор ”Казан май экстракциясе заводы” АҖ белән икенчел чимал җыюны оештырырга планлаштыра. Шул ук вакытта, компания, чималны җыеп,    тараларга  тутыруны  гына түгел, ә Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен сату  максатында алардан экологик яктан чиста ашламалар җитештерүне дә күздә тота. “Хлорсыз грануллы калий” ашламасы көнбагыш кабыгын  яндырудан чыккан  көлдән җитештереләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International