Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов видеоконференцэлемтә режимында «Урып-җыюның барышы һәм 2022 елга чәчү мәйданнарын фаразлау турында» киңәшмәдә катнаштылар. Киңәшмәне Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов уздырды.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Наил Залаков республикадагы вәзгыять турында сөйләде.
«2022 елгы чәчү мәйданнарын агымдагы ел дәрәҗәсендә саклап калырга планлаштырабыз. Гомумән алганда, культуралар буенча артык үзгәрешләр булмаячак, моннан тыш, киләсе елда терлек азыгы культуралары арттырылачак», - дип хәбәр итте ул.
Минераль ашламалар сатып алу планына килгәндә, министрның беренче урынбасары, бүгенге көнгә аның үтәлеше 83% (32,6 мең тонна) тәшкил итә, дип ассызыклады. Ел ахырына кадәр билгеләннән күләмне үтәү планлаштырыла.
2022 ел уңышы өчен бөртекле, кузаклы һәм ярма культуралары орлыклары белән тәэмин ителеш барлык ихтыяҗка карата 109% (345 мең тонна) тәшкил итә. Бүгенге көндә аларны чәчү кондицияләренә җиткерү эшләре төгәлләнгән. Шулай ук читтән кертелә торган кукуруз, көнбагыш һәм башка культуралар орлыкларын сатып алу буенча да актив эш алып барыла.
Республика авыл хуҗалыгы предприятиеләре әче туфракны известьлау буенча чаралар үткәргәндә югары активлык күрсәтәләр. Бүгенге көнгә 74,4 мең гектарда известьлау үткәрелгән, ягъни планга карата 93% тәшкил итә, план буенча 80 мең гектар каралган.