“Гаилә ипотекасы” ташламалы ипотека кредиты программасына үзгәрешләр кертелде

2021 елның 17 ноябре, чәршәмбе

«Демография» илкүләм проекты составында «Балалар туганда гаиләләргә финанс ярдәме күрсәтү» федераль проекты кысаларында, балалы  Россия Федерациясе гражданнарының торак шартларын яхшырту максатларында, Россия Федерациясе Финанс министрлыгы тарафыннан «Гаилә ипотекасы» ташламалы ипотека кредиты программасы гамәлгә ашырыла.

Россия Федерациясе Президентының Программа шартларын яхшырту буенча күрсәтмәләрен үтәү йөзеннән, аны гамәлгә ашыру кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде, алар үз көченә керде һәм аларда түбәндәгеләр күздә тотыла:

 - 2018 елның 1 гыйнварыннан соң беренче яки аннан соңгы балалары туган гаиләләр тарафыннан 2023 елның 31 декабренә кадәр Программа кысаларында ташламалы торак ипотекасы кредитлары алу мөмкинлеге;

- Программа кысаларында Россия Федерациясе территориясендә урнашкан җир кишәрлегендә шәхси  торак йорт төзүгә яисә Россия Федерациясе территориясендә урнашкан җир кишәрлеген сатып алуга һәм анда шәхси торак йорт төзүгә, юридик заттан яисә шәхси эшкуардан Россия  Федерациясе  территориясендә урнашкан җир  кишәрлегендә шәхси торак йорт сатып алуга 2021  елның 1  апреленнән бирелгән кредитларны алу мөмкинлеге.

 

 Халыкның финанс белемен арттыру турында актуаль мәгълүматны “Интернет” челтәрендә түбәндәге сылтамалар буенча табарга мөмкин:

 https://minfin.gov.ru/ru/perfomance/GovSupport/

https://спроси.дом.рф/instructions/semeinaya-ipoteka/

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International