«Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) Татарстан Республикасы төбәк чемпионаты башланды

2021 елның 17 ноябре, чәршәмбе

Бүген Сарманда «Сарман аграр көллияте» дәүләт аграр һөнәри белем бирү учреждениесендә «Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү» компетенциясе буенча 2021/2022 еллардагы чемпионат циклының «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) Татарстан  Республикасы төбәк чемпионаты старт алды. Чемпионатны ачу тантанасында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов, Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин, Мәгариф һәм фән министрлыгының бүлек башлыгы Любовь Митрофанова һәм башкалар катнашты.

 Төбәк чемпионатында Татарстан Республикасының 5 һөнәри белем бирү учреждениесе вәкилләре катнаша, алар челтәр этабында җиңүчеләр:   "Сарман аграр көллияте" ДАҺБУ, "Зәй политехника көллияте» ДАҺБУ, "Саба аграр көллияте" ДАҺБУ, "Актаныш технология техникумы" ДАҺБУ һәм "Кукмара аграр көллияте" ДАҺБУ. Модульләр буенча биремнәрне үтәү компетентлы эксперт комиссиясе тарафыннан бәяләнәчәк.

15 - 16 ноябрьдә  оештыру-әзерлек эшләре алып уздырыла: экспертлар һәм ярышларда катнашучылар конкурс мәйданчыгы белән танышалар, биремнәр үзенчәлекләре аңлатыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International