Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында агымдагы елның 10 аенда терлекчелек тармагы үсешенә йомгаклар ясадылар

2021 елның 19 ноябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2021 елның ун аенда терлекчелек тармаклары үсешенә  йомгаклар буенча киңәшмә узды. Анда министр урынбасары Ленар Гарипов, Терлекчелектә нәсел эшенә баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы урынбасары Гелүс Баязитов, районнарның авыл хуҗалыгы бүлекчәләре җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.

Киңәшмәдә терлекчелекнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар: мөгезле эре терлек үрчетү, фермаларны мәгълүмати тәэмин итү һәм сыерларны ашату программаларын карадылар.

 “Хуҗалыклар җитәкчеләренә бүген эре мөгезле терлекләр өчен балансланган рационнар төзергә, кирәк булса,  рационнар төзү өчен аутсорсинг компанияләрен  җәлеп итәргә кирәк. Моннан тыш, маркировкалау турындагы закон кабул ителергә дә күп вакыт калмавын  исегезгә төшерәм.   Закон кабул  ителгәч, терлекләрне чипларсыз  сату мөмкинлеге булмый диярлек. Шуңа  күрә бу  юнәлештә эш башкарылуны, Ветеринария хезмәте белән берлектә,   тәүлек буена   контрольдә тотарга кирәк”, - диде  Ленар Гарипов.

 Россия Федерациясе төбәкләре арасында Татарстан Республикасы сөт сыерлары саны буенча 1 нче урында тора.  Мөгезле эре терлекләр санын  иң күп арттырган районнар -  Мамадыш районы (+4589 баш), Әтнә районы (+3412 баш), Балтач районы (+1988 баш). Татарстан Республикасы, тәүлеккә 3734 тонна  сөт җитештереп,  Россия  Федерациясе  субъектлары арасында   шулай ук лидерлар  рәтендә.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International