Сарман районында АПК оешмаларын техниканы кышкы саклауга куюның һәм ремонтка әзерләүнең торышы буенча тикшерделәр

2021 елның 17 ноябре, чәршәмбе

Бүген Сарман районында  агросәнәгать комплексы оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм  машина-трактор паркының техника ремонтлауга әзерлеге буенча конкурс узды.

Районда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов җитәкчелегендәге комиссия эшләде. Аның белән бергә район башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов  йөрде. Иң беренче - «Нөркәй» агрофирмасының Шәрләрәмә бүлекчәсе, аннары  Нөркәй машина-трактор станциясе тикшерелде. Комиссия әгъзалары хуҗалыкларның әзерлеген югары бәяләделәр.

Агрофирмалар арасында максималь - 70 балл  җыеп, беренче урынны "Нөркәй" агрофирмасы алды. Икенче урынны «Җәлил» агрофирмасы алды, ул җиңүчедән бер баллга калышты. «Сарман» агрофирмасы, 68 балл җыеп, өченче урында булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International