ЯҢАЛЫКЛАР


12
август, 2021 ел
пәнҗешәмбе

14 августтан  Чаллыда авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый. Продуктларны отышлы бәядән Әхмәтшин урамындагы «Южный» агросәнәгать паркы территориясендә сатып алырга мөмкин булачак. Биредә Тукай районының җиләк-җимеш продукциясе сатылачак.

Бүгенге  көнгә Татарстанда   1,3 миллион артык  мәйданда  уңыш  җыелды. Бу  - барлык  мәйданның  83%ы.  Бер  гектардан  уртача  15,7 центнер  уңыш   чыга. 


11
август, 2021 ел
чәршәмбе

Ил башлыклары он-лайн очрашу кысаларында хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Согуд Гарәбстаны ягыннан очрашуда United Jewel Limited компаниясе президенты Раҗхи Абдуллах Мөхәммәд, United Jewel Company компаниясе генераль директоры Мәхмүд Абу-Рәшид һәм башкалар катнашты. Татарстан Республикасыннан очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов һәм «Хәләл» продукциясен экспортлау проекты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы инвестицион проектлары җитәкчесе Рөстәм Гайнуллов катнашты.

12 - 14 августта www.100tatarstan.com платформасында “100% Татарстан.   Мәгариф. Фән һәм технологияләр. Хезмәт базары” онлайн-форумы узачак  һәм  ул үз мәйданында Татарстан Республикасы Хөкүмәтен, мәгариф һәм фән өлкәсендә экспертларны, бизнесны һәм халыкны, республиканың эшлекле партнерларын берләштерәчәк.

Зәй районы беренчеләрдән булып урып-җыюны тәмамлады. Бөртеклеләр  уңышы 63 600 тоннадан артык булды, гктардан уртача уңдырышлылык - 19,3 центнер, 33 мең гектардан артык җир суктырылды.


10
август, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан районнарының алдынгы комбайнчыларына премияләр тапшыру дәвам итә. Урып-җыюда яхшы күрсәткечләргә ирешкән алдынгы игенчеләрне бүләкләү матур традициягә әверелде. Быел урып-җыю эшләре тулы куәткә  барган район хуҗалыкларында да алдынгыларны акчалата сертификатлар белән бүләкләделәр.

Россельхозбанктан Свое Родное  (Үземнеке) кушымтасы  аша татарстанлылар   сатып ала  торган продуктлар  арасында кош ите һәм ярымфабрикатлар   иң популяр продуктлар булды. Татарстанлылар тарафыннан иң күп сатып  алына  торган  продуктларның  икенчесе – сыр.     


9
август, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Буа һәм Апас муниципаль районнарында булды.

Бүгенге  көнгә "Борщ җыелмасы"ның  бәясе  күпләрне канәгатьләндерерлек. 24 июльдән башлап Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздырыла, аларда  төп яшелчәләрне күпләп  сатып  алу  бәяләре  буенча сатып  алырга  мөмкин. Шимбә ярминкәләрен оештыру турындагы карар республика җитәкчелеге тарафыннан «борщ  җыелмасы»на  керүче яшелчәләрнең бәясен  тотрыклыландыру һәм киметү өчен кабул ителде.


6
август, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Мәскәү өлкәсенең Дмитров округында булды, анда ел саен була  торган Potato Russia 2021 Бәрәңге кыры көне уза. Министр белән бергә аның урынбасарлары Илдус Габдрахманов һәм Рафаэль Фәттахов, "Татагролизинг" АҖ генераль директоры Азат Җиһаншин, «Рацин» АҖ генераль директоры Денис Самодуров, шулай ук бәрәңге һәм яшелчә үстерү буенча хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре  йөрде. Чараны Мәскәү өлкәсендә бәрәңге җитештерү  буенча алдңынгы  компания - «Дмитровские овощи» ҖЧҖ  оештырган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International