Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Кукмара районында моцарелла җитештерү заводын төзү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасарлары Ленар Гарипов, Марсель Мәхмүтов һәм Рафаэль Фәттахов, «Молочные горки» ҖЧҖ хуҗасы Алексей Савчук, Exponenta Group предприятиесенең модернизацияләү һәм үстерү буенча директор урынбасары Михаил Глушаков катнашты. Киңәшмәдә Кукмара районыннан район башлыгы Сергей Димитриев, Вахитов исемендәге АХҖК җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов, «Урал» АХҖК җитәкчесе Газинур Хәбибрахманов катнашты. Җыелышта шулай ук банклар вәкилләре дә булды.
Яклар моцарелла җитештерү заводын төзү буенча Exponenta Group проектын гамәлгә ашыру мөмкинлеге турында фикер алыштылар.
Exponenta Group – күппрофильле халыкара холдинг. Аның составына төп юнәлешләре инновацион технологияләр, инвестицион проектлар, сөтне тирәнтен эшкәртү, ГМОсыз натураль продуктлар җитештерү булган предприятиеләр керә.
Моцарелла - Италия кухнясының төп сырларыннан берсе. Бу продукт пицца, запеканкалар, салатлар һәм салкын кабымлыклар әзерләгәндә кулланыла.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча яклар җентекле бизнес-план эшләү, шулай ук завод өчен яраклы урын сайлау һәм проект бәясен җентекләп исәпләү турында килештеләр.