«Крестьян (фермер) хуҗалыгы турында» Федераль законның 19 статьясына үзгәрешләр кертү хакында закон кабул ителде

2021 елның 10 декабре, җомга

Күптән түгел Дәүләт Думасы «Крестьян (фермер) хуҗалыгы турында» 2003 елның 11 июнендәге 74-ФЗ номерлы Федераль законның 19 статьясына үзгәрешләр кертте.

Аңа түбәндәге эчтәлекле 4 пункт өстәү турында карар кабул ителде:

«Фермер хуҗалыгы үз эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен файдалана торган  авыл  хуҗалыгы билгеләнешендәге җир кишәрлегендә үзе  җитештергән авыл  хуҗалыгы продукциясен, капиталь төзелеш объектларында, капиталь төзелеш булмаган объектларда, фермер хуҗалыгы мөлкәте   составында булган корылмаларда урнаштырылган биналардан яки авыл хуҗалыгы  билгеләнешендәге  җирләргә карамаган әлеге  җир  кишәрлегендә  стационар булмаган сәүдә объектлары  урнаштырып  һәм  шул  объектлардан файдаланып,  сата ала».

 Шулай ук «Авыл хуҗалыгы кооперациясе турында» 1995 елның 8 декабрендәге 193-ФЗ номерлы Федераль законның 4 статьясындагы 2 пунктына түбәндәге үзгәрешләрне кертү турында  да   карар ителде:

«Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы үз эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен файдалана  торган  авыл  хуҗалыгы билгеләнешендәге җир кишәрлегендә үзе  җитештергән авыл  хуҗалыгы продукциясен, шушы җир кишәрлегендә төзү, реконструкцияләү һәм эксплуатацияләү рөхсәт ителгән капиталь төзелеш объектларында, капиталь төзелеш булмаган объектларда,   корылмаларда урнаштырылган биналардан   файдаланып,  сата ала».

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International