Биектау районында терлекчелек тармагына йомгаклар буенча фикер алыштылар

2021 елның 8 декабре, чәршәмбе

Биектау муниципаль районында «Әсән» ҖЧҖ хуҗалыгы базасында «Терлекләрне кышлатуның барышы һәм 2011 елның 1 декабренә  терлекчелек тармагына йомгаклар» темасына семинар-киңәшмә узды. Анда Башкарма комитет җитәкчесе Равил Хисаметдинов, авыл хуҗалыгы предприятиеләре белгечләре, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм зооветеринария белгечләре катнашты.  

«Әсән» ҖЧҖ хуҗалыгы - районның алдынгы хуҗалыкларыннан берсе. Бүгенге көндә анда 985 баш мөгезле эре терлек исәпләнә  (2020 елдагыдан  карата 134 башка күбрәк). Быел хуҗалык Даниядән 68 баш тана кайтарган. Бүгенге көндә савым   12523 кг (2020 елга карата + 2670 кг) тәшкил итә.

Семинар кысаларында «Әсән» ҖЧҖ хуҗалыгының баш зоотехнигы Владимир Александров сыерларны һәм эре мөгезле яшь терлекләрне ничек тотулары һәм ашатулары турында җентекләп сөйләде.  Ул,  хуҗалыкта терлекләр 100% ясалма орлыкландыру юлы  белән үрчетелә, дип ассызыклады.

Предприятие 2022 елда азык үзәге төзүне  планлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International