Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында эре мөгезле терлекләр үрчетүче операторларның 43 республика конкурсы һәм зоотехник-селекционерларның 4 республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Бүләкләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасары Ленар Гарипов һәм башкалар тапшырды.
“Быел бездә аерым категория конкурсантлар барлыкка килде. Алар - Казан ветеринария академиясенең ветеринария һәм зоотехника факультетлары студентлары. Вакыт үзгәрә – технологияләр яңара. Без дә заман белән бергә барырга тырышабыз, шуңа күрә конкурс та заманча – онлайн форматта узды. Пандемиягә бәйле вәзгыятькә карамастан, без аны уздырдык. Алга таба, һичшиксез, мондый чараларны бергә җыелып уздырырбыз, дип өметләнәм. Шулай булганда, ярышлар да күпкә кызыклырак”, - диде Марат Җәббаров.
Мөгезле эре терлек үрчетүче операторларның 43 республика конкурсында абсолют чемпион булып Мамадыш районының «Азык-төлек программасы» АПК ҖЧҖеннән Илмир Яруллин булды. Зоотехник-селекционерларның 4 республика конкурсында абсолют чемпионы булып Кукмара районының «Урал» АХҖКыннан Хәбриева Айгөл Тәлгать кызы танылды.
Һәр номинациядә җиңүчеләр медальләр һәм акчалата сертификатлар белән бүләкләнде.