Марат Җәббаров эш сәфәре белән Аксубай районында булды

2021 елның 7 декабре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Аксубай муниципаль районында булды. Аны район башлыгы Камил Гыйльманов озатып йөрде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгының  райондагы эше   “Сөләйманов И.Г.» КФХсы  белән танышудан  башланды.    Биредә роботлаштырылган терлекчелек фермасы ачылды. Аны   бер елга якын төзегәннәр. Хуҗалык җитәкчесе Ильяс Сөләйманов быел җәй 20 миллион сум  грант ота. Үз акчалары 30 миллион сум булган.

Шулай ук Марат Җәббаров «Аксу Агро» ҖЧҖенең сөт комплексында булды.

Аннары министр Аксубай универсаль технологияләр техникумы эшен бәяләде. Уку йорты иң югары заманча таләпләргә җавап бирә. Биредә машинистлар, ветеринария фельдшерлары, пешекчеләр, кондитерлар, электр-газ белән эретеп ябыштыручылар һ. б.лар белем ала.

Шуннан соң Марат Җәббаров район мәдәният йортында җитештерүчеләр күргәзмәсе белән танышты. Шунда ук авыл хуҗалыгы елына йомгак ясадылар һәм АПК алдынгыларын бүләкләделәр.

 “Районның авыл хуҗалыгы тармагында 1400дән артык кеше эшли. 9 айда предприятиеләр җитештергән  продукциянең тулаем күләме 26 миллиард сумга якын булды. Табигать кытыршылыкларына  карамастан, районда 79 мең тонна ашлык җыеп алынды, уртача уңдырышлылык - 18,5 ц/га. Моннан тыш, без терлекләргә кыш чыгу  өчен  азык белән тулысынча тәэмин ителгән. Хәзер безнең бурыч - продукциянең тулаем күләмен 120%ка кадәр үстерү. Югары маржиналь культуралар мәйданнарын арттыру - төп үсеш  факторы булып тора”, - дип, хәбәр итте Камил Гыйльманов.

Чарада иң яхшы комбайнчыларга, тармак ветераннарына һәм хезмәтләрендә югары  күрсәткечләргә ирешүчеләргә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары тапшырылды.

 “Бүген без берничә объектта булдык, 140 башка исәпләнгән беренче роботлаштырылган ферманы ачтык. «Аксу-Агро»да булдык, үзегезнең район өчен генә түгел, бөтен республика өчен кадрлар әзерли торган  техникумда булдык. Аксубай районында авыл хуҗалыгын үстерү буенча зур эш алып барыла. Һәм сезнең киләчәктә планлы үсеш өчен зур мөмкинлекләрегез бар”,  - дип, билгеләп үтте Марат Җәббаров.

 Сәфәр ахырында министр «Молоко» ҖЧҖенең терлекчелек фермасы белән танышты. Биредә 400 баш эре мөгезле терлек бәйдә тотыла. «Чистополье» холдинг компаниясе генераль директоры Гомәр Закиров билгеләп үткәнчә, авыл хуҗалыгын цифрлаштыру тиз темплар белән бара.   Терлекләрне исәпкә алу махсус программа   ярдәмендә  башкарыла.  Алар өчен рационнар да   махсус кушымталарда төзелә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International