Балтач районында булачак аграрийларны ничек әзерләүләрен күрсәттеләр

2021 елның 9 декабре, пәнҗешәмбе

Балтач муниципаль районында “Агротехнология юнәлешендәге сыйныфларда иртә һөнәри юнәлеш бирүне гамәлгә ашыру һәм үстерү үзенчәлекләре” темасына республика семинары узды.

Семинар барышында Балтач муниципаль районындагы  "Агрономия", "Авыл хуҗалыгы машиналарына ремонт ясау һәм хезмәт күрсәтү", "Умартачылык", "Ландшафт дизайны һәм декоратив бакчачылык", "Яшь урманчы" һ.б. юнәлешләре буенча агросыйныфларның эшләрен презентацияләделәр. Барлык презентацияләр дә күргәзмә форматында узды, укучылар үзләренең уңышлары, түгәрәкләр һәм агросыйныфлар эшләре турында сөйләделәр.

Шулай ук чара кысаларында агросыйныф укучылары өчен "Бөртекле культуралар орлыкларын рулоннар ысулы белән фитоэкспертизалау" темасына ачык дәрес үткәрелде. Дәрестә  "Гомуми игенчелек, үсемлекләрне яклау һәм селекция" кафедрасы ассистенты Никита Медведев чыгыш ясады.

Семинар ахырында "Авыл хуҗалыгына һәм эшкуарлыкка юнәлтелгән агросыйныфларны гамәлгә ашыру" темасына түгәрәк өстәл оештырылды, анда укытучылар һәм уку йорты директорлары, Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  һәм Казан  дәүләт аграр университеты вәкилләре агросыйныфлар  эше буенча кара-каршы элемтә урнаштырдылар.

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International