Нидерланд делегациясе эш сәфәре белән Татарстанга килде

2021 елның 8 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында   Нидерланд Корольлеге делегациясе белән киңәшмә узды. Чарада Татарстаннан Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, Хәләл продукция экспорты буенча проект җитәкчесе Рөстәм Гайнуллов һәм башкалар катнашты. Нидерланд Корольлеге ягыннан Нидерланд Корольлегенең Россия Федерациясендәге Илчелегенең сәүдә һәм икътисад буенча киңәшчесе Нора Дессинг, Нидерланд Корольлегенең Россия Федерациясендәге Илчелегенең инновацияләр, технологияләр һәм фән буенча атташесы Нордермейр Сибе һәм башкалар булды.

 Киңәшмә кысаларында кабул итүче як республика агросәнәгать комплексы мөмкинлекләрен күрсәтте.  Татарстан шулай ук ул Нидерландның терлекчелек, үсемлекләр селекциясе һәм генетикасы, терлек азыгы җитештерү өлкәсендәге эшләнмәләре белән  кызыксынуын белдерде.

Чара ахырында Нидерланд Корольлеге кунаклары «АгроВолга-2022» халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә катнашырга  теләкләре булуны  белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International