1 декабрьдән сөт продукциясен маркировкалауның яңа кагыйдәләре үз көченә керде

2021 елның 6 декабре, дүшәмбе

1 декабрьдән сөт продукциясен маркировкалауның 3 нче этабы башланды. Татарстанда маркировкалауны  кертүнең бу этабына 27 предприятие керә.

Безнең төбәктә 57 сөт эшкәртү предприятиесе уңышлы эшләп  килә.

Сөт һәм чимал эшкәртүнең уртача тәүлеклек күләме  3200 тоннадан артык, вак предприятиеләр тарафыннан 200 тоннага якын эшкәртелә.

Татарстан Республикасында 32 предприятие эчәргә яраклы һәм минераль су җитештерү буенча эшчәнлек алып бара. Минераль су җитештерүче барлык предприятиеләр дә илкүләм цифрлы маркировкалау һәм «Честный знак» товарларын күзәтеп бару системасында теркәлгән.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә, сөт продукциясен һәм савытларга тутырылган суны маркировкалау барышын даими контрольдә тота. Предприятиеләр җитәкчеләренә аны гамәлгә кертү срокларын һәм этапларын үтәү кирәклеге турында хәбәр ителгән.  

  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International