Татарстан Республикасында мелиорацияне үстерүгә субсидияләр 100% күләмендә җиткерелгән

2021 елның 13 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мелиорацияне үстерүгә каралган федераль һәм республика субсидияләрен  100% күләмендә  республика аграрийларына җиткерде.

106,4 млн. сум күләмендә субсидияләр - «Мелиорация комплексын үстерү» ведомство программасы һәм «Агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау» федераль проекты кысаларында берләштерелгән бюджеттан, шулай ук 486 млн.сум  республика максатчан программасы кысаларында республика бюджетыннан каралган иде. Моннан тыш, әче туфракны известьлау чыгымнарына 438 млн.сум күләмендә төбәк бюджетыннан субсидия бирелде.

 Федераль программалар һәм илкүләм проектлар кысаларында бүлеп бирелгән субсидияләр аграрийларга сугару  системаларын төзүгә, реконструкцияләүгә, техник җиһазландыруга,  культураларны яклау  эшләрен  үткәрүгә чыгымнарның 70%ын компенсацияләргә, шулай ук агроурманмелиорация чараларына чыгымнарның 90%ын компенсацияләргә мөмкинлек бирде.

 Мелиорация чараларына республика бюджетыннан дәүләт ярдәме чаралары бирү аркасында авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр заманча су сиптерү техникасы, тамчылап су сиптерү системалары һәм насос станцияләре сатып алуга чыгымнарның 70%ын, шулай ук скважиналар бораулауга һәм су  каланчаларын  урнаштыруга чыгымнарның 70%ын кире кайтара алдылар. Шулай ук республика программасы буенча  гидротехник сугару корылмаларын капиталь ремонтлау чыгымнары 100% күләмендә  финанслана. Мелиорациянең төрле юнәлешләре буенча дәүләт ярдәменнән 330 хуҗалык файдалана алды.

  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International