ЯҢАЛЫКЛАР


6
август, 2021 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында коммерциягә карамаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләрендә инженерлык инфраструктурасының тышкы объектларында ремонт эшләрен башкару мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, Татарстан Бакчачылар берлеге идарәсе рәисе Владимир Дейнекин һәм башкалар катнашты.


5
август, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда чираттагы мегаферма ачылуга әзер. Ул Кукмара районының Тырыш авылы янында төзелде.


4
август, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Россия тәмнәре» төбәк азык-төлек продуктлары брендларының илкүләм конкурсын оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә Россия Федерациясе  авыл хуҗалыгы министры урынбасары Оксана Лут рәислек  итте. Җыелышта Татарстан Республикасыннан Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Наил Залаков һәм Хәләл продукция экспорты буенча РАЦИН АҖ проектлары җитәкчесе Рөстәм Гайнуллов катнашты.

«Россия  авыл  хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь Занина җәйнең соңгы аенда бакчада  башкарылырга тиешле иң мөһим эшләр турында сөйли.


3
август, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров түгәрәк өстәл утырышында катнашты. Чараның темасы: "Фермерлыкка ярдәм итү һәм Татарстанның авыл территорияләрен үстерү".

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов “Зәй шикәре” агрофирмасы”  ҖЧҖенең 55 еллыгына багышланган чарада чыгыш ясады.

Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен Россельхозбанк тарафыннан эшләнгән “Үз фермерлыгым” платформасы отышлы тәкъдимнәр бирә. Товарлар каталогы аша һәр агроэшкуар  авыл хуҗалыгы хайваннары һәм кош-кортлар, шулай ук балык һәм йорт хайваннары өчен азык сатып алырга һәм үзләре дә сатарга  мөмкин.


2
август, 2021 ел
дүшәмбе

Кичә республикада Бөтенроссия авыл хуҗалыгын микроисәпкә  алу башланды, ә бүген Татарстан Республикасы буенча 2021- 22 авыл хуҗалыгы микроисәбен алуга әзерләнү һәм уздыру буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты. Ул шулай ук авыл хуҗалыгын микроисәбен алуга  әзерләнү һәм уздыру буенча ведомствоара комиссия рәисе булып та тора. Моннан тыш, утырышта министр урынбасары Ришат Хәбипов һәм Татарстан  Республикасы Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров   катнашты.

Татарстанда 2300дән артык гаилә ташламалы шартларда авыл җирендә күчемсез мөлкәт сатып ала алды. Республика халкы финанс ярдәмен Россельхозбанкның «Авыл ипотекасы» программасы нигезендә  алды. Халыкка күрсәтелгән ярдәмнең гомуми күләме 5 миллиард сумнан артып китте.  Ипотека кредитының уртача чегы 2,2 миллион сум тәшкил итә.


30
июль, 2021 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ЭкоНива» аграр холдингы президенты Штефан Дюрро белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International