ЯҢАЛЫКЛАР


8
октябрь, 2021 ел
җомга

Ел саен уздырыла торган Уңыш бәйрәме бүген «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел  ачу комплексында узды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән кабул итү тантанасы  кунаклары булып   инвесткомпанияләр җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы бүлекчәләре башлыклары, тармак ветераннары җыелды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм «РИВЦ» АҖ хезмәткәрләре Дубайда Экспо-2020 Бөтендөнья күргәзмәсендә катнаштылар. Күргәзмәдә  инновацияләр һәм күренекле казанышлар күрсәтелә,  ул 192 илдән катнашучыларны һәм Бөтен дөньядан миллионлаган килүчеләрне берләштерә.


7
октябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

«Алтын көз» агросәнәгать күргәзмәсе мәйданчыгында 7 октябрьдән Илкүләм гастрономия фестивале эшли башлады, анда бөтен илдән фермерларның  иң яхшы продукциясе, шул исәптән «Россия тәмнәре» төбәк азык-төлек брендлары конкурсында катнашучыларның  да  продукция күрсәтелә.


6
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе

«Алтын көз» күргәзмәсе кысаларында Марат Җәббаров «Росагролизинг» АҖ генераль директоры Павел Косов, «Петербург трактор заводы» АҖ директоры Сергей Серебряков һәм «ФосАгро-Регион» ҖЧҖ генераль директоры Андрей Вовк белән берничә эшлекле очрашу үткәрде. Эшлекле очрашулар барышында алар актуаль мәсьәләләр һәм якларның хезмәттәшлек  итү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.

Бүген Агросәнәгать комплексы атналыгы кысаларында «Алтын көз – 2021» Россия агросәнәгать күргәзмәсе – илдә авыл  хуҗалыгы казанышларын күрсәтүнең иң зур  чарасы ачылды. Чарада Россия Премьер-министры Михаил Мишустин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Дмитрий Патрушев һәм башкалар катнашты. Татарстан Республикасыннан күргәзмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җитәкчелегендәге делегация катнаша.


5
октябрь, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Мәскәүдә VIII Россия агротехника форумы уза – бу авыл хуҗалыгы машина төзелеше өлкәсендә иң әһәмиятле чара. Анда Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов, Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Александр Морозов, «Росагролизинг» АҖ генераль директоры Павел Косов һәм башкалар катнашты. Татарстан Республикасыннан чарада Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов катнашты.

Бүген Россиядә агросәнәгать  комплексы өлкәсендә иң масштаблы вакыйга – Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырылган Агросәнәгать комплексы атналыгы башлана. Бу чарада  Татарстан Республикасы да   катнаша. Республика исеменнән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җитәкчелегендәге делегация катнаша.


4
октябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Россия Президенты Татарстанның Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттаховка «Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исемен бирде. Бу хакта дәүләт башлыгының хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган указында хәбәр ителә.

Татар  милли ризыгы чәк-чәктән хуш исле  бал  исе  һәм бал  тәме  килеп  тора. Казан чәк-чәгенең төп өстенлеге  -  тамырлары белән Идел-Болгар дәүләте  чорына ук  китә торган уникаль  җитештерү рецепты буенча  әзерләнүендә. Риваятьләр буенча, бу татлы  ризык  шул чорда  ук  әзерләнә башлаган.        


1
октябрь, 2021 ел
җомга

Бүген Балык Бистәсе муниципаль районында «Сөт терлекчелегенең нәтиҗәле технологияләре - авыл хуҗалыгы предприятиесенең уңыш нигезе» темасына зона семинар-киңәшмәсе узды. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләре башлыклары, инвестиция компанияләре җитәкчеләре, терлекчелек буенча консультантлар һәм хуҗалыкларның баш зоотехниклары катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International