ЯҢАЛЫКЛАР


30
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында видеоконференцэлемтә режимында дуңгызчылык тармагында агымдагы вәзгыятькә багышланган киңәшмә узды. Чара Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Дмитрий Патрушев рәислегендә узды. Киңәшмәдә Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Хезмәт министрлыгы вәкилләре, эре предприятиеләр һәм тармак берлекләре җитәкчеләре, шулай ук төбәкләрнең АПК идарәләре органнары вәкилләре катнашты. Чарада Татарстан Республикасыннан Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.


29
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

«Россия тәмнәре» төбәк азык-төлек продуктлары брендларының илкүләм конкурсы илебездә икенче тапкыр уздырыла. Быел Татарстаннан 17 предприятие катнаша, алар арасында ит продукциясе, милли тәм-томнар, сырлар һәм виноград эчемлекләре җитештерүчеләр дә бар.

Бакчачылар   өчен көз - яңа сезонга әзерләнә башлау.  Үсемлекләр турында хәзер кайгыртмасаң, киләсе елда бакча үзенгең иртә шытымнары һәм мул уңышлары белән сөендермәячәк. Бакча кишәрлеген  киләсе сезонга ничек әзерләргә кирәклеге турында безгә «Россия авыл  хуҗалыгы  үзәге»  ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь Занина сөйләде.


28
сентябрь, 2021 ел
сишәмбе

Россиядә беренче балалар сырын август аенда ук Татарстанда эшли башладылар. Балалар интернаты базасында сыр әзерләүнең катлаулы  процессына өйрәтәләр һәм мастер-класслар үткәрәләр. Мини-җитештерүдә  ятимнәр һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле  балалар сыр әзерләү  серләрен өйрәнәләр. Узган шимбәдә «Осталар шәһәре» ярминкәсендә яшь сыр пешерүчеләр  үзләренең беренче продукциясен тәкъдим иттеләр.


27
сентябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районында «Сөт терлекчелегенең нәтиҗәле технологияләре – авыл хуҗалыгы предприятиесенең уңыш нигезе» темасына зона семинары узды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, шулай ук авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, инвесткомпанияләр җитәкчеләре, терлекчелек буенча консультантлар һәм хуҗалыклар зоотехниклары катнашты.

“Соңгы вакытта республикада авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләрендә тычкансыман  кимерүчеләрнең  артуы күзәтелә. Көзге культураларда кимерүчеләрнең уртача саны гектарга  - 4,5 оя, күпьеллык үләннәр чәчүлекләрендә  16,4 оя тәшкил итә. Көзге культураларда кимерүчеләрнең иң күп саны  Буа районында булуы ачыкланды.  Күпьеллык үләннәрдә кимерүчеләрнең иң күп саны  Азнакай районы чәчүлекләрендә ачыкланды”, - дип аңлатты  «Россия авыл  хуҗалыгы  үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь Занина.


24
сентябрь, 2021 ел
җомга

Бүген Казан дәүләт аграр университетында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, техник фәннәр докторы, профессор, Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе Алмаз Кыям улы Юлдашев истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы булды.

"Санкт-Петербургта Көнчыгыш һәм Көнбатыш очраша". Нәкъ менә шундый исем астында XXVII Халыкара хатын-кызлар конференциясе узачак.


22
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «Проминтел-Агро» компаниясенең HARVEST CENTERында булды. Ул Европада CLAASның иң эре дилер үзәге булып тора.


21
сентябрь, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Казанда «Kazan Digital Week - 2021» халыкара форумы ачылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International