Марат Җәббаров авылда кече хуҗалыкларны үстерү өлкәсендә активлыкны арттырырга өндәде

2022 елның 21 феврале, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Чирмешән муниципаль районында булды.

Министр үз сәфәрен "Чирмешән" авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативының казылык цехын караудан башлады. Биредә мөгезле эре терлек итен эшкәртү белән шөгыльләнәләр, пилмән, фарш, голубецлар    җитештерәләр. Күптән түгел ассортимент казылыклар белән тулыландырылды. Цехта 10нан артык кеше эшли. Продукция хәләл стандартына туры килә.

Аннары Марат Җәббаров «Яшьтәш» яшүсмерләр клубын ачуда катнашты. Бу клубта һәр бала күңеленә хуш килгән шөгыльне таба ала: агачта  чокып ясау, web-дизайн түгәрәге, робототехника, рәсем-сәнгать  студиясе, чүлмәк ясау.

 “Үзебезнең яшь буынны үстерү өчен мондый объектлар бик мөһим һәм кирәк. Балалар биредә алган күнекмәләрнең  алар өчен киләчәктә кирәкле һәм файдалы  булуын телим”, - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.

Аннары район мәдәният йортында  «Чирмешән муниципаль районының 2021 елда социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлар турында» Чирмешән муниципаль район Советы  утырышы узды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров үз докладында районның хезмәт хакы буенча артта калуын, аның күләме республика буенча уртача күрсәткечтән түбән булуын һәм 29424 сум тәшкил итүен,  әмма 2020 ел дәрәҗәсенә карата 23% үсеш булуын билгеләп үтте.

«Республика районнары арасында сез 26 нчы урында. Республика буенча бу күрсәткеч 32480 сум тәшкил итә. Бер районда хуҗалыклар арасында  хезмәт хакының аермасы  2 тапкырга җитә. «Био-Агро» ҖЧҖендә уртача айлык хезмәт хакы 41696 сум тәшкил итә, шул ук вакытта «Күтәмә АФ» ҖЧҖендә – 20377 сум, «Чирмешән-Агрохезмәтләр» ҖЧҖендә - 20569 сум. Хезмәт хакы дәрәҗәсе турыдан-туры хезмәт җитештерүчәнлегенә, 1 хезмәткәргә күпме продукция җитештерелүгә бәйле. Әлеге хуҗалыкларның 1 хезмәткәргә җитештерүчәнлеге нибары 644 һәм 710 мең сум тәшкил итә, республика буенча әлеге күрсәткеч - 2,8 млн сум», - дип ассызыклады министр.

 Алга таба үсү өчен сыерларның баш санын арттырырга кирәк, аның  буенча сез уртача республика дәрәҗәсеннән 3 тапкыр калыша.

Терлекчелек тармагын үстерү өчен билгеле бер эш башкарылган. «Илхан» ҖЧҖендә 500 баш сыерга исәпләнгән терлекчелек комплексының икенче корпусы төзелгән, ул 1 мең баш сыерга исәпләнгән . Хуҗалыкка таналар сатып алырга кирәк. Шулай ук «Аккирей» ҖЧҖендә  400 баш сыерга исәпләнгән ике сыер абзары һәм 300 баш эре мөгезле терлеккә исәпләнгән 3 корпус ремонтланган.

Марат Җәббаров   кече хуҗалыкларны  үстерүгә аерым игътибар бирде.

 Район  2021 елгы рейтингта 20 нче урында тора (2020 елга карата 2 позиция түбән төшкән). Позицияләрне югалту районның грант ярдәме программаларында катнашуының ни дәрәҗәдә булуы белән аңлатыла. "Агростартап" программасы буенча нибары 1 грант алынган.

 “Авыл хуҗалыгы продукциясенә ихтыяҗ арту шартларында бу җирле эшкуарлар һәм фермерлар өчен зур стимул булып тора, кече хуҗалыкларны  үстерү буенча район тарафыннан алып барыла торган эштә  активлык   җитмәү ачык күренә.  Район хакимиятенә һәм авыл җирлекләре башлыкларына авылда кече хуҗалыкларны  үстерү өлкәсендә җаваплылыкны һәм активлыкны арттырырга кирәк”, - дип, нәтиҗә ясады министр.

Аннары дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырылды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International