24-25 февральдә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге территориясендә «ТатАгроЭкспо» агросәнәгать комплексы казанышларының «ТатАгроЭкспо» IV махсуслаштырылган күргәзмәсе уза.
Эшлекле программаның төп вакыйгасы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы булачак, анда Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Оксана Лут, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, районнар башлыклары, шулай ук Татарстан Республикасы агрохолдинглары җитәкчеләре катнаша.
Коллегия утырышы шулай ук түбәндәге сылтама буенча онлайн трансляцияләнәчәк: https://www.youtube.com/watch?v=79QAOAySpQE.
Трансляция 12.30 сәгатьтә башлана.