Агрокөч үз-үзеңә хезмәт күрсәтү форматында фирма кибетләрен ачуны планлаштыра

2022 елның 22 феврале, сишәмбе

АГРОКӨЧ яңа форматта флагман фирма кибетләрен ачуны планлаштыра. Алар Түбән Камада, Чаллыда, Әлмәттә, Казанда, Туймазы, Октябрь һәм Алабугада барлыкка киләчәк. Холдингта барлыгы 42 фирма кибете бар, шуларның 32сендә тулысынча ребрендинг үткәрелгән, ә 2022 елда өр-яңа форматта 16 сәүдә ноктасы - чит тәэмин итүчеләрнең  товарларын җәлеп итеп, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү кибетләре ачылачак. Концепт нигезенә   Агрокөч  сатып  алучыларга, башка кибетләргә йөрмичә, кирәкле  бөтен  товарны бер  җирдә сатып  алу  мөмкинлеген тудыруга  омтылышны  сала.    Бүгенге  форматтагы 7 кибет яңа концепт нигезендә үзгәртеп корылачак.

 2021 елда АГРОКӨЧНЕҢ фирма челтәре 1,4 млрд. сумлык 11,8 мең тонна продукция саткан. Холдинг кибетләрендә 2,1 миллионнан  артык сатып алучылар булган һәм беренче тапкыр тирән эшкәртү продукциясен сату күләме «чи продукт» күләменнән артып киткән.

2022 елда фирма челтәре үсеше Татарстан чигеннән дә чыгачак. Мәсәлән,  Башкортстан шәһәрләрендә кибетләр ачу һәм бу төбәктә танылу позицияләрен яхшырту планлаштырыла. Холдингта шулай ук фирма кибетләрендә барлык бизнес-процессларны,  товарны кабул итүдән һәм яраклылык срокларын контрольдә тотудан  алып,  товарларны исәпкә алу һәм җибәрүгә кадәр  модернизацияләү юнәлешендә эш алып барылачак. Бу хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм тизлеген яхшыртачак, шулай ук киң ассортиментның даими булып торуын  тәэмин итәчәк, дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International