ЯҢАЛЫКЛАР


15
октябрь, 2021 ел
җомга

«Россия авыл  хуҗалыгы  үзәге»  ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалының Сынау үзәге Илкүләм аккредитацияләү системасында аккредитацияне уңышлы узды. Лабораторияне аккредитацияләү - аның билгеләнгән таләпләргә туры килүен рәсми раслау ул.

Мәктәп 27-29 октябрь көннәрендә «Идел» яшьләр үзәгендә узачак һәм ул яңа эш башлаучы эшкуарларны һәм авылда үзенең фермерлык эшен ачарга теләүче яшьләрне җыя.

Экспозициядә бәрәңгенең  үз селекциябездәге  яңа сортлары, бәрәңгене  үстерү, саклау һәм эшкәртү, шулай  ук бәрәңгене аннан эшләнә торган   продуктлар  өчен эшкәртү технологияләре   куелган  иде.


14
октябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бигеш торак пункты янында яңа гидротехник корылма файдалануга тапшырылган. Аны реконструкцияләү «Авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын үстерү һәм җайга салу буенча дәүләт программасы» федераль максатчан программасы кысаларында башкарылды.


13
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Аномаль корылык сезонына карамастан, «Агрокөч» холдингы  агрофирмалары гектардан  уртача  18 ц уңыш  алуга  ирештеләр, Россия буенча  бу  күрсәткеч  – 16,5 ц/га. Көнбагыш  кырларынңа   эшләр 2 сентябрьдә башланды һәм октябрь башында тәмамланды. Урып-җыюның гомуми мәйданы 14 мең гектар иде.


12
октябрь, 2021 ел
сишәмбе

Татар чәе - сәламәтлек өчен файдалы эчемлек, аны системалы рәвештә куллану иммунитетны ныгытырга мөмкинлек бирә. Аның составына керүче үләннәр организмга уңай йогынты ясый, аны чистарта, организмның эшләвен нормальләштерә.

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында видеоконференцэлемтә режимында яшелчәләр җыю буенча сезонлы эшләр динамикасына багышланган киңәшмә узды. Чара Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Дмитрий Патрушев рәислегендә узды. Киңәшмәдә илнең төрле төбәкләреннән тармак министрлыклары җитәкчеләре катнашты. Татарстан Республикасыннан чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.


11
октябрь, 2021 ел
дүшәмбе

«Алтын көз-2021» Россия агросәнәгать күргәзмәсендә Татарстан мелиораторлары берьюлы биш медаль, шул исәптән дүрт алтын һәм бер көмеш медаль яуладылар.

Татарстан Республикасында «Фермер мәктәбе»ндә белем алу проектында катнашу өчен конкурс нигезендә сайлап алуга  гаризалар  кабул  итү  тәмамланып  килә. Әлеге проект  финанс яктан тотрыклы һәм табышлы яңа фермер хуҗалыкларын булдыруга, моңа  кадәр  гамәлдә булганнарының нәтиҗәлелеген арттыруга, АПКда бизнес алып баручы иң яхшы практикларны  үстерүгә һәм алга этәрүгә  ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Белем бирү программасын Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә Россельхозбанк оештыра. Укулар Казан дәүләт аграр университеты базасында узачак.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International