Рөстәм Миңнеханов Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең Татарстан идарәсе белгечләренә яңа автомобильләр тапшырды

2022 елның 24 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия  авыл  хуҗалыгы  күзәтчелегенең Татарстан  Республикасы   идарәсе белгечләренә яңа хезмәт автомобильләре тапшырды. Тантаналы чара «Казан Экспо» күргәзмә  үзәге  янындагы мәйданда Татарстан  Республикасы  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында узды.

Рөстәм Миңнеханов,  Россия  авыл  хуҗалыгы  күзәтчелеге  агросәнәгать комплексы эшендә мөһим урын алып тора, дип  билгеләп үтте.

“Россия  авыл  хуҗалыгы  күзәтчелеге  бүген бик мөһим мәсьәләләрне хәл итә, шуның  белән авыл хуҗалыгы тармагын ныгытуга зур өлеш кертә. Ышанам,  яңа транспорт ведомство хезмәткәрләре эшенең  мобильлеген һәм нәтиҗәлелеген арттырырга ярдәм итәчәк”, - диде Татарстан  Республикасы  Президенты.

Россия  авыл  хуҗалыгы  күзәтчелеге  ветеринария, карантин һәм үсемлекләрне яклау, пестицидлар һәм агрохимикатлар белән имин эш итү, туфракның уңдырышлылыгын, ашлыкның, аннан  эшләнгән продуктларның сыйфатын һәм иминлеген  тәэмин итү өлкәсендә контроль һәм күзәтчелек буенча дәүләт функцияләрен башкара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International