Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «Аммоний» АҖ һәм КДАУның уртак проекты буенча капиталь ремонтланган һәм яңа җайланмалар белән җиһазландырылган заманча агрохимия һәм җир эшләре лабораторияләрен ачу тантанасында катнашты. Шулай ук чарада агробизнес вәкилләре, «Август-Агро» ИК ҖЧҖ, «Красный Восток», «АкБарс Холдинг», «Агрокөч», «Аммоний» АҖ, «Аммоний-Агротехнологияләр» ҖЧҖ кебек компанияләр вәкилләре катнашты.
20 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр «Россия тәмнәре» Төбәк азык-төлек брендларының икенче илкүләм конкурсы кысаларында халык тавыш бирүе уза. Быел Россиянең 84 төбәге үзләренең уникаль азык-төлек брендларын тәкъдим итә.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында видеоконференция режимында кош гриппын профилактикалауга багышланган киңәшмә узды. Чара Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә барды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, шулай ук республиканың авыл хуҗалыгы бүлекчәләре җитәкчеләре, ветеринария хезмәткәрләре һәм зоотехниклар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Ерлан Искаков һәм Казахстан Республикасының Казандагы Генераль Консуллыгының беренче секретаре Ильяс Турсунбаев белән очрашты. Очрашуда шулай ук министр урынбасары Илдус Габдрахманов, «РАЦИН» АҖ генераль директоры Денис Самодуров, азык-төлек базарын үстерү бүлеге башлыгы Дмитрий Яшин, «Хәләл» проекты җитәкчесе Рөстәм Гайнуллов катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәйданчыгында Төркия делегациясе белән киңәшмә узды. Чарада Татарстаннан Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, «РАЦИН» АҖ башкарма директоры Радим Нурхәмәтов һәм башкалар катнашты. Төркия ягыннан «Джаран Кимья» генераль директоры Бирол Джаран, «Джаран Кимья» җитештерү директоры Милена Кардамова, Татарстан Республикасының Төркия Республикасындагы Вәкаләтле вәкиленең баш киңәшчесе Хакан Джошкун һәм башкалар катнашты. Җыелыш кысаларында яклар хезмәттәшлекне үстерү планнары буенча фикер алыштылар.
15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр Бөтенроссия халык санын алу (ВПН) узачак, ул әле 2020 елда ук узарга тиеш иде, ләкин пандемия аркасында өч тапкыр кичектерелде. Исәпкә алу беренче тапкыр цифрлы уза (җаваплар шунда ук электрон рәвештә кертелә) һәм катнаш форматта - респондент сайлавы буенча офлайн яки онлайн. Илнең үтеп керү кыен булган районнарында яшәүчеләрне исәпкә алу 1 апрельдән үк башланды, ә төп этап көзен тәмамланачак.
5 октябрьдән 8 октябрьгә кадәр Россиядә АПК өлкәсендә иң масштаблы вакыйга - «Алтын көз-2021» XXIII Бөтенроссия агросәнәгать күргәзмәсе узды.
Мәскәүдә ел саен уздырыла торган Халыкара авыл хатын-кызлары көненә багышланган «WOMEN AGRO LIVE – Агробизнеста хатын-кызлар» форумы узды. Бу форумда «АПКда Ел хатын-кызы» премиясен тапшыру тантанасы булды. «Биопрепаратлар» фәнни-җитештерү берләшмәсе» ҖЧҖ директоры Римма Ибәтуллина «Яшел икътисад һәм тотрыклы үсеш» номинациясендә алтын медаль алды.
Бүген, гадәттәгечә, иртә таңнан Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре ачылды. Шәһәрнең 15 сәүдә мәйданчыгында республика җитештерүчеләреннән килгән яшелчә, шикәр комы, он, ит, балык, сөт, май, бал, казылык, сыр, йомырка һәм башка продукция сатып алырга мөмкин иде.
“11 сентябрьдән башлап Казан шәһәренең 15 мәйданчыгында һәм Яшел Үзән муниципаль районында ике урында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздырыла. Моннан тыш, бу елның көзендә Казанда «Чехов базары» территориясендә без кабат ярминкәләр үткәрә башладык. Сәүдә барлык мәйданчыкларда иртәнге алтыда башлана”, - дип ассызыклады министрның беренче урынбасары Наил Залаков.