«ТатАгроЭкспо - 2022» күргәзмәсендә Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы эшенә йомгаклар ясалды

2022 елның 24 феврале, пәнҗешәмбе

24-25 февральдә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге территориясендә агросәнәгать комплексы казанышларының «ТатАгроЭкспо» IV махсуслаштырылган күргәзмәсе уза. Бүген биредә  Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Оксана Лут, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булды, аларны    Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров озата йөрде.

 Күргәзмә белән танышуны кунаклар павильоннан башладылар, анда үзебезнең һәм чит ил брендларыннан күпсанлы  яңа җайланмалар һәм авыл хуҗалыгы техникасы тәкъдим ителгән иде. Бу бүлектә Татарстан Президентына туфрак эшкәртү техникасын, чәчкечләрне, сиптергечләрне, ашлык җыю һәм азык җыю комбайннарын күрсәттеләр. Рөстәм Миңнехановка Татарстанның тармак фәнни-мәгариф учреждениеләре үз проектларын  аерым «Фән һәм мәгариф»  блогында күрсәттеләр. Мәсәлән, Казан дәүләт аграр университеты вәкилләре цифрлы программа турында сөйләделәр. Күргәзмәдә шулай ук сыерларның тоякларын эшкәртү өчен гидравлик станоклар, эре мөгезле терлекләр өчен аслык системасын да күрергә мөмкин иде. Ашламалар, яклау чаралары, орлыклар һәм утырту материаллары базары лидерлары үз продукциясенең яңа ассортиментын тәкъдим иттеләр.

 Эшлекле программаның төп вакыйгасы - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы булды.  Анда Россия  Федерациясе   авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Оксана Лут, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан  Республикасы  Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров, Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, «Росагролизинг» компаниясе генераль директоры Павел Косов һәм башкалар катнашты.

 «Аграрийлар өчен ел бик катлаулы булды. Корылыкка бәйле рәвештә, республиканың 42 районында гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Элек булдырылган ныклы запас аркасында барлык категорияләр буенча тулаем продукция бәясе 237,2 млрд. сум тәшкил итте, җитештерү индексы - 80,1% (үсемлекчелек - 61,3%, терлекчелек - 100,1%). Узган елда без сөт җитештерү буенча позицияне саклап калдык, йомырка җитештерү буенча күтәрелдек һәм ашлык, яшелчә, шикәр чөгендере җыю буенча позицияләрне югалттык», - дип сөйләде Марат Җәббаров.

 Министр,  уңышка шулай ук дым белән тәэмин итү факторы да җитди йогынты ясый, дип билгеләп үтте. Якын киләчәктә Министрлык даими сугару мәйданын 100 мең гектарга  җиткерүне  үз бурычы  итеп  куя. 

Авыл хуҗалыгының киләчәген мәгълүмати технологияләрдән һәм программалардан башка күз алдына да китереп булмый. Агымдагы елда Министрлык төрле юнәлешләр буенча 8 проектны гамәлгә ашыруны  планлаштыра, бу агросәнәгать комплексының цифрлы тәэмин ителеш дәрәҗәсен 31,4%ка кадәр күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.

“Быел безнең алда җитди бурычлар тора һәм без амбициоз максатларга ирешергә җыенабыз”, - дип, сүзен йомгаклады Марат Җәббаров.

 “Татарстан Республикасы соңгы 5 елда төбәкне  лизингка  алынган техника һәм җайланмалар  белән тәэмин итү  күләме буенча лидер булып тора: 2 500 техника кайтарылды. 2002 елдан башлап Росагролизинг Татарстан кырларына барлыгы 6 меңнән артык техника кайтарды. Моннан тыш, узган ел Росагролизинг тарихында беренче тапкыр Җәмгыятьнең АПКга инвестицияләренең гомуми күләме 25 млрд сумнан артып китте”, - дип дәвам итте Павел Косов.

 “Татарстан Идел буе федераль округында төп төбәкләрнең берсе булып тора. Узган ел биредә азык-төлек продукциясе җитештерү күләме шактый артты.   Шул ук вакытта Татарстан, күрсәтелә торган  ярдәм күләме ягыннан  караганда, һәрвакыт өстенлекле урында. "Без агымдагы бюджет белән  ничек  эшләргә ниятлибез: иң беренче чиратта,  аграрийларга ташламалы кредит  һәм субсидияләр суммаларын арттырырга, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү  чараларын күрергә, бәрәңгесаклагычлар һәм яшелчәсаклагычлар төзүгә субсидияләр  бирүне карарга. Икмәк пешерүчеләребезгә ярдәм итү һәм бәяләрне тотрыкландыру өчен, без узган елгы чараларны кабатлыйбыз һәм бер килограмм продукция исәбеннән субсидияләр бүлеп бирәчәкбез. Узган ел бу  сумма  2 сум иде, быел - 2,5 сум. Март ахырына кадәр субсидияләрне төбәкләргә җиткерербез һәм икмәк пешерүчеләр аларны вакытында алыр  дип өметләнәм”, - дип ассызыклады Россия авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Оксана Лут.

 “Татарстан авыл территорияләрен үстерүгә багышланган барлык чараларда да актив катнаша. Без мәктәпләрне файдалануга тапшырабыз һәм территорияләрне төзекләндерәбез, алга таба да шул ук темпта дәвам итәчәкбез”, - диде ул.

Соңыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның чыгышы булды.

“Татарстан авыл территорияләрен үстерүгә багышланган барлык чараларда да актив катнаша. Без мәктәпләр төзибез, территорияләрне төзекләндерәбез, алга таба да шул ук темпта дәвам итәчәкбез”, - диде ул.

Соңгы  чыгыш Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановныкы  булды. 

“Һава шартларының  төрлечә  булуына да  карамастан, без тиешле  дәрәҗәдә   уңыш җыя алдык, шулай ук терлекчелектәге һәм үсемлекчелектәге алдынгы позицияләрне саклап кала алдык. Бүгенге көндә төп бурыч - уңышлы язгы кыр эшләрен оештыру. Кыска вакыт эчендә машина-трактор паркын әзерләүне тәмамларга, җирләрнең уңдырышлылыгын яхшырту буенча эшне дәвам итәргә кирәк”, - дип билгеләп үтте Президент.

 “Терлекчелекне үстерү мәсьәләләре аерым игътибар таләп итә. Татарстан - элеккечә үк эре мөгезле терлекләр саны буенча илдә лидерларның берсе. Позицияне югалтмаска кирәк”, - дип өндәде Рөстәм Миңнеханов.

Аннары ул, авыл территорияләрен үстерү һәм авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру эшнең мөһим юнәлеше булып тора, дип ассызыклады.

“Бүген авылда нык хуҗалык  тотучыларның тулы бер классы формалашты, без аларның проектларына ел саен ярдәм  итәбез. Авыл халкы моннан  актив файдалана, уңышлы мисаллар бар”, - дип билгеләп үтте Президент.

Ахырда Рөстәм Миңнеханов барысына да эшләре өчен рәхмәт белдерде,  сәламәтлек һәм уңышлар теләде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International