2021 елда Свое Фермерство экосистемасында һәм Свое Родное маркетплейсында банк тәҗрибәсен һәм алдынгы технологияләрне берләштерә торган 1300ләп Татарстан агропредприятиесе һәм җитештерүчесе теркәлде.
Свое Родное – Россельхозбанкның фермерларга үз продукцияләрен цифрлы форматка күчерергә мөмкинлек бирә торган уникаль цифрлы проекты ул. Маркетплейста теркәлүдән һәм аграрийлар өчен электрон киштә булдырудан башлап, барлык хезмәтләр бушлай күрсәтелә, ә алыш-бирешләр сатып алучы белән сатучы арасында турыдан-туры уза. Фермерлар үз товарларын 20дән артык категориядә – сөт эшләнмәләреннән алып татлы тәм-томнарга кадәр урнаштыра алалар. Маркетплейска чыгу күп төбәк тәэмин итүчеләре өчен - мөһим адым, чөнки элегрәк аларның үз интернет-кибетләре булмау сәбәпле, киң сату базарынннан файдалану мөмкинлеге дә юк иде.
Шулай ук фермерлар һәм тәэмин итүчеләр РСХБның b2b принцибы буенча эшләүче башка цифрлы мәйданчыгын - Свое Фермерство экосистемасын да актив үзләштерә. Монда бер урында техника, продукция һәм чыгым материаллары каталоглары, шулай ук зур булмаган фермерларга өстәмә чыгымнарсыз көндәлек эшләрен автоматлаштырырга һәм бизнес үсешендә эшләргә ярдәм итә торган цифрлы чишелешләр һәм сервислар берләштерелгән. Экосистемада аграрийлар үзләренә кирәкле техниканы (шул исәптән элек кулланылышта булган), чималны таба, сезонлы эшчеләрне эзләү сервисыннан файдалана, шулай ук авыл хуҗалыгы өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр буенча башка фермерлар белән фикер алыша яки телеветеринарны ярдәмгә чакыра алалар. Экосистемада теркәлү дә бушлай, алыш-бирешләр турыдан-туры башкарыла. РСХБ фермерларга ярдәм итү һәм сатып алучыларны җәлеп итү мәсьәләләрен үз өстенә ала.