Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге территориясендә «ТатАгроЭкспо» агросәнәгать комплексы казанышларының махсуслаштырылган күргәзмәсе кысаларында тематик түгәрәк өстәлләр узды. Биредә АПК белгечләре тармакның бүгенге көндәге иң актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Шундый киңәшмәләрнең берсе “Татарстан Республикасы АПКсында энергия ресурсларын саклау” темасына түгәрәк өстәл булды. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы Илнар Габбасов һәм башкалар катнашты.
Чарада билгеләп үтелгәнчә, соңгы вакытта АПКда энергияне сак тоту мәсьәләсе бик актуаль. Әлбәттә, соңгы унъеллыкта бу юнәлештә шактый эш алып барыла, әмма хәзер бу мәсьәлә аеруча кискен булып китте. 2021 елда авыл хуҗалыгы өлкәсендә 158 мең тонна дизель ягулыгы, шулай ук 15 мең тоннага якын бензин тотылган. Министрлык Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә энергия саклаучы иң алдынгы технологияләрне кулланырга тәкъдим итте. Моңа киң колачлы чәчү комплекслары, югары җитештерүчәнлекле комбайннар, энергиягә бай тракторлар керә. Мондый техника булганда гына ресурсларны саклауда билгеле бер нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Шулай ук АПК предприятиеләренә үзйөрешле барлык техниканы GPS - һәм ГЛОНАСС - навигация системалары һәм ягулык контроле датчиклары белән җиһазландырырга кирәк. Киңәшмәдә хәзерге вакытта энергиянең альтернатив чыганакларына актив күчү бара, шуңа күрә үзйөрешле техникадан газ-мотор ягулыгына күчү бик актуаль, дип ассызыкладылар.
Тагын бер түгәрәк өстәл “Аграрийларны табигый бәла-казалардан яклау инструменты буларак агроиминләштерү. Сыналган практика» дигән темага семинар узды. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, агроиминләштерүчеләрнең илкүләм берлеге президенты Корней Биждов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Ирек Садыйков һәм башкалар катнашты.
“Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы агроиминләштерү темасына аеруча игътибар итә. Татарстан аграрийлары һәрьяклап тиешле яклану алсын өчен Министрлык кулдан килгәннең барысын да эшли. Ел китергән проблемалар авыл хуҗалыгы эшкуарлары һәм иминиятчеләр арасында тыгыз элемтә урнаштырыр, дип ышанам. Һәм, әлбәттә, мәгълүмати-аңлату эше – бу агроиминләштерү үсешенә нигез булып тора, ә аграрийлар гарантияләр һәм яклау алачак”, - дип, үз фикерен белдерде Корней Биждов.
“АПК-2030 галимнәр күзлегеннән” темасына иң гадәти булмаган түгәрәк өстәл узды. Анда Россия Фәннәр академиясе профессоры, Казан ДАУның фәнни һәм халыкара эшчәнлек буенча беренче проректоры Булат Җиһаншин, Казан ДАУның стратегик планлаштыру һәм җәмәгатьчелек белән элемтә үзәге җитәкчесе Фәридә Нәҗметдинова, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, "ТАТМЕЛИОВОДХОЗ" идарәсе ФДБУ директоры Марс Хисмәтуллин, стратегик сессиядә катнашучылар, АПКның реаль секторы вәкилләре катнашты.
Биредә органик калдыкларны эшкәртүнең экологик чисталыгын һәм икътисадый нәтиҗәлелеген арттыру мөмкинлекләре, аквакультураның потенциалы һәм күпкырлылыгы, селекцияне үстерү перспективалары, мелиорациянең заманча системалары, шулай ук Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын цифрлаштыру турында фикер алыштылар.
“Бу конференциянең идеясе фәнни стратегик сессияләрнең эш нәтиҗәләреннән барлыкка килде. Диагностика процедуралары эшләнде, республикада аграр фәнгә һәм мәгарифкә анализ ясалды. Аграр фәннең практикада кулланылышын арттырырга, тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәрергә кирәк. Бу агросәнәгать комплексы өлкәсендәге проектларны халыкара мәйданга чыгарырга ярдәм итәчәк”, - дип билгеләп үтте Фәридә Нәҗметдинова.
«ТатАгроЭкспо» күргәзмәсе үзен авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, фән, бизнес, тармак министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләренең нәтиҗәле диалогы, алдынгы тәҗрибәне уртаклашу һәм АПК белгечләренең һөнәри дәрәҗәсен күтәрү, потенциаль партнерлар белән сөйләшүләр алып бару һәм яңа проектларны презентацияләү өчен уңай мәйдан итеп танытты.