Россия авыл хуҗалыгы банкы (Россельхозбанк) Татарстанда сезонлы эшләрне 5%ка кадәр ставка белән ташламалы кредитлауны дәвам итә

2022 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

Төп ставканы 20%ка кадәр арттыруга да карамастан, Россельхозбанк АПКда сезонлы эшләрне элеккеге ташламалы  шартларда  – 5%тан да артыграк булмаган ставка белән   кредитлауны  тәэмин итәчәк.

Банк штат режимында эшли һәм аграрийларның сезонлы кыр эшләрен финанслауны дәвам итә, кыска вакытлы кредитлар бирә, шул исәптән Россия Федерациясе  Хөкүмәтенең  1528 номерлы карары нигезендә ташламалы ставка буенча да.

“Россельхозбанк штат режимында эшләвен дәвам итә һәм барлык операцияләрне тулы күләмдә башкара. Агросәнәгать комплексының терәк банкы буларак, без агросектор алдында үзебезнең аерым җаваплылыгыбызны аңлыйбыз. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә без  өстенлекле карашта. Шул ук вакытта без кече һәм урта бизнеска да  аерым игътибар бирәбез,  аларга үзгәреп торучы шартларга җайлашуның кыенлыгын аңлыйбыз”, – дип сөйләде Россельхозбанк Идарәсе рәисенең беренче урынбасары Ирина Жачкина.

2021 елда Россельхозбанк илнең агросәнәгать комплексын рекордлы 1,7 трлн сумга финанслаган. Шуларның 610 млрд. сумы сезонлы эшләргә туры килә. 

 2021 елда Россельхозбанк Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексына 21 млрд. сум күләмендә ярдәм  итте. Шуның  14,3 млрд сумы сезонлы эшләргә җибәрелде.  Россельхозбанкның Татарстан филиалы ташламалы кредитлау  кысаларында 2021 елда 19 млрд. сум кредит   бирде, бу алдагы календарь елга караганда 41%ка күбрәк. Шуның 4,5 млрд. сумын кече хуҗалыклар алды, бу 2020 елга караганда 7 тапкыр күбрәк.

Хәзерге вакытта Россельхозбанк кыска сроклы ташламалы кредитлар бирү программасын гамәлгә ашыру буенча төбәктә лидер позицияне алып  тора.   Филиалның  төбәк базарындагы өлеше 50% тәшкил итә, шул исәптән кече һәм хуҗалыкларга   кредитлар бирү  буенча – 81%.

Гомумән, аграрийлар ягулык-майлау материаллары, орлыклар, ашламалар, запас частьләр, терлек  азыгы  һ.б.ларны сатып алу өчен комплекслы кредитлар ала, ә банк төрле продуктлар, шул исәптән үсемлекчелек һәм терлекчелек хуҗалыклары өчен аерым эшләргә максатчан  кредитлар яисә махсус  заемнар   тәкъдим итә.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International