Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров республика халкын азык-төлеккә ыгы-зыгы тудырмаска өндәде. Бу хакта ул Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта белдерде.
«Халыкны ясалма ажиотаж ясамаска өндим. Республика азык-төлек продуктлары белән җитәрлек күләмдә тәэмин ителгән», - диде министр.
Моннан тыш, Җәббаров Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларын китерде, алардан күренгәнчә, хәзерге вакытта илдә ашлык белән тәэмин ителеш 150%тан артып китә.
“Россия үзен төп азык-төлек төрләре: ашлык һәм аннан эшләнмәләр, ит һәм балык продукциясе, шикәр, үсемлек мае һәм башка азык-төлек продуктлары белән тулысынча тәэмин итә”, - дип билгеләп үтте ул.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы, күпчелек ихтыяҗ климат шартлары аркасында безнең илдә җитештерелми торган продукциягә туры килә, дип өстәде.
“Шул ук вакытта Россия импортерлары тәэмин итүче киң даирә илләр белән эшли. Шулай итеп, эчке базар ышанычлы якланган, ә азык-төлек иминлегенә куркыныч янамый”, - дип ассызыклады ул.
Җәббаров, Татарстанда 19 марттан авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый, дип искәртте. Язгы ярминкәләр Казанда 15 мәйданчыкта ачыла, Зеленодольск районында – ике мәйданчыкта, шулай ук Чаллы, Түбән Кама һәм республиканың башка шәһәрләрендә ачыла. “Продукцияне уртача ваклап сату бәяләреннән түбәнрәк бәяләрдән сатып алырга мөмкин булачак”, - дип тәмамлады ул чыгышын.