Министрлыкта терлекчелек тармагының 2022 елдагы 2 айлык эшенә йомгаклар ясадылар

2022 елның 11 марты, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары -Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә терлекчелек тармагының 2022 елның 2 аендагы  эшенә йомгаклар ясадылар. Министр урынбасары Ленар Гарипов катнашучыларны терлекчелек тармагының агымдагы елның 2 аендагы  эш  нәтиҗәләре белән таныштырды. Ул сөт һәм ит җитештерү мәсьәләләренә игътибарны юнәлтте, шулай ук кайбер хуҗалыкларның эшенә анализ ясады.

Хисап чорында 230 мең тоннадан артык сөт җитештерелгән, үсеш + 2%. Бер сыердан савым +6%ка арткан яисә узган елга  караганда    63 кг-га күбрәк. Ит 67 мең тонна җитештерелгән, бу узган ел дәрәҗәсендә (2021 елга карата 100%). Кош ите +3%ка арткан. 

 Киңәшмә барышында эре мөгезле терлекләр үрчетүгә дә йомгаклар ясалды. Бу эшнең барышы  турында «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе» ДКУ башлыгы Ришат Зарипов сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International