Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эшлекле сәфәр белән Тукай муниципаль районында булды.
Министр район башлыгы Фаил Камаев белән берничә предприятиедә булды. Болар - «Чаллы икмәк продуктлары», «Агросила-молоко», «Эссен Продакшн АГ» АҖләре.
Марат Җәббаров, республика барлык төп позицияләр буенча да азык-төлек запасы булдыра, дип белдерде. Бигрәк тә соңгы көннәрдә халык арасында ыгы-зыгы уяткан шикәр һәм он буенча.
“Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан шикәр буенча да, он буенча да резерв булдыру йөкләмәсе бирелде. Барлык социаль өлкә тулысынча тәэмин ителәчәк. Паникага бирелеп, кибет киштәләрен бушатырга кирәкми. Без беренче чиратта кирәкле азык-төлек продуктлары белән тәэмин ителгән”, - дип билгеләп үтте министр.
Аннан соң Марат Җәббаров Тукай районы алдынгылары слетында катнашты.
“2021 ел йомгаклары буенча үсемлекчелек рейтингында район бөртеклеләр буенча гектардан 17,5 центнер уңыш белән 15 нче урында тора, 2022 ел уңышы өчен 56,3 кг/га минераль ашлама тупланган (ТР буенча – 43,8).
Ел йомгаклары буенча АПКның тармак рейтингында сез республика районнары арасында 1 нче урында торасыз. Районда ике эре компания эшли: кош-корт үрчетү буенча «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ һәм дуңгызлар үрчетү буенча «Камский Бекон» ҖЧҖ. «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ Татарстан Республикасында кош итенең 59%ын җитештерә, ә «Камский Бекон» ҖЧҖ дуңгыз итенең 61%ын җитештерә.
Әлеге предприятиеләр Россиядә иң яхшылар рәтенә керә. Җитештерү күләмнәрен арттыру белән беррәттән, предприятиеләр эшчәнлегенең аерылгысыз шартлары булып җитештерү нәтиҗәлелеге һәм продукциянең югары сыйфатын тәэмин итү тора”, - диде үз чыгышында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.
Авылга һәм аның халкына ярдәм итү республика өчен һәрвакыт өстенлекле бурычларның берсе булып тора. Агросәнәгать комплексы Тукай районы тормышында да мөһим урын били. Слетта район алдынгыларын котладылар һәм аларга ведомство бүләкләре тапшырдылар.