Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан Республикасы АПКсын цифрлаштыру буенча 2022 ел стратегиясе кысаларында авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренә ярдәм итү программасын эшләтә башлады.
Бүген Саба районында күчмә семинар узды, анда «РИВЦ» АҖ җитәкчесе Нияз Хәлиуллин тәкъдим ителгән программаларның үзенчәлекләре турында сөйләде.
Ул автоматлаштыру программасы белән таныштырды, аның ярдәмендә авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр автоматлаштыру системаларын сатып ала алачаклар. Ул шулай ук «Цифрлы трансформация» юнәлеше буенча квалификация күтәрү программасы турында сөйләде. Укыту форматы җитәкче составның йөкләнешен исәпкә алып оештырылган һәм ул 7 көнгә исәпләнә, укуда катнашучылар соңыннан дәүләт үрнәгендәге таныклык һәм автоматлаштыру программасында катнашу мөмкинлеге алалар.