2021 елның 23 октябрендә Татарстан Республикасы башкаласы базарларында гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Төп ярминкә мәйданчыгында – Казан агросәнәгать паркында Татарстан мелиораторлары Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы белән берлектә тагын бер ярминкә оештырдылар. Бу чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та булды, китерелгән товарларның ассортименты һәм бәяләре белән танышты, сатып алучылар һәм сатучылар белән аралашты. Аның белән бергә «Татмелиорация» траст компаниясе» ААҖ генераль директоры Рөстәм Сөнгатуллин һәм «Татмелиоводхоз» идарәсе ФДБУ директоры Марс Хисмәтуллин йөрделәр.
Бүген Кукмара муниципаль районының Яныль авылында яшь комбайнчылар арасында “Хезмәт кешесенә дан” дигән 13 нче республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
«Август-Агро» идарәчел компаниясе авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек өлкәсендә «Ел агроинвесторы - 2021» илкүләм премиясенең «Ел ачылышы» номинациясендә беренче урынны яулады.
Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов КДАУда «Фермер мәктәбе»н ачу тантанасында катнашты. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров, «Казан дәүләт аграр университеты» югары һөнәри белем бирү ФДБМУ ректоры Айрат Вәлиев һәм башкалар катнашты.
Августта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан «Иң яхшы комбайнчы-2021» республика конкурсы игълан ителгән иде. Ярыш комбайнчы һөнәренең абруен күтәрү һәм популярлаштыру, уңышны оператив һәм сыйфатлы җыеп алу, шулай ук Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында урып-җыю техникасы паркын нәтиҗәле куллану максатларында ел саен үткәрелә.
2022 елның 6-8 июлендә Казанда Россия авыл хуҗалыгы өчен уникаль вакыйга – «АГРОВОЛГА-2022» Халыкара агросәнәгать күргәзмәсе узачак. «АГРОВОЛГА» бер мәйданчыкта «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге территориясендәге киң күләмле экспозицияне һәм эшлекле форумны, шулай ук якындагы 48 гектар мәйданда тәҗрибә-демонстрация кырларын берләштерәчәк. Күргәзмәдә 400дән артык оешма катнашыр дип көтелә, ә бирегә бөтен Россиядән 15 меңнән артык агросәнәгать тармагы белгечләре һәм җитәкчеләре киләчәк.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында видеоконференцэлемтә режимында республика территориясендә дуңгызларда африка чумасы таралуны булдырмау буенча республика штабы утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров үткәрде.
Бу атнада комиссия төзелеп беткән «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Яңа Мичән авылы янында 500 гектар мәйданда сугарулы җир кишәрлеге өчен ГТС һәм насос станцияләрен капиталь ремонтлау» объектын кабул итте. Капиталь ремонт «2013-2025 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» дәүләт программасы кысаларында үткәрелде.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Россия тәмнәре» төбәк брендларының илкүләм конкурсына багышланган матбугат конференциясе узды. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, шулай ук «Халык сайлавы» номинациясендә катнашучы Татарстан брендлары вәкилләре катнашты.
«Фермер мәктәбе»ндә бушлай уку өчен 40 яңа эш башлаучы авыл хуҗалыгы җитештерүчесе сайлап алынды. Программа Россельхозбанк белән берлектә гамәлгә ашырыла. Укулар Казан дәүләт аграр университеты базасында уза.