Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары өчен субсидияләр бирүгә сайлап алу игълан итә

2022 елның 15 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына мини-сөт парклары территориясендә эре мөгезле терлекләр тоту өчен фермалар төзүгә бәйле чыгымнарның бер өлешен каплауга субсидияләр бирү өчен  сайлап алуга гаризалар кабул итү турында игълан итә.

Гаризалар һәм документлар Татарстан Республикасы муниципаль районнарындагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре тарафыннан һәм   Министрлыкның рәсми сайтында күрсәтелгән адреслар буенча - https://agro.tatarstan.ru «Министрлык турында» алга  таба - «Территориаль органнар» бүлегендә  кабул ителә.   

Гаризалар һәм документлар 2022 елның 14 мартыннан 12 апреленә кадәр кабул ителә. Кабул итү эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр башкарыла.

Грант бирү тәртибе турында мәгълүмат һәм документлар үрнәкләре Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында https://agro.tatarstan.ru/mini-molochnie-parki-spok.htm сылтамасы  буенча урнаштырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International