Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика конкурсларын үткәрү турында игълан итә

2022 елның 24 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы  түбәндәге республика конкурсларын үткәрү турында игълан итә: «Татарстан Республикасының иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалыгы», «Татарстан Республикасының иң яхшы крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы», «Татарстан Республикасының иң яхшы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы рәисе», «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында кече хуҗалыкларны  үстерү буенча иң яхшы авыл җирлеге башлыгы».

Гаризалар һәм документлар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 йорт, 3 кат, 307 кабинет. Документлар һәм гаризалар 2022 елның 24 мартыннан 7 апреленә кадәр, эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр кабул ителә.

Конкурслар үткәрү буенча конкурс комиссиясе утырышы 2022 елның 11 апрелендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында түбәндәге адрес буенча үткәрелә: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 йорт.

Конкурсларда шәхси ярдәмче хуҗалыклар, крестьян (фермер) хуҗалыклары, авыл җирлекләре, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары катнаша.

Конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләү тәртибе һәм документлар формалары турында мәгълүмат https://agro.tatarstan.ru/2022-5867569.htm сылтамасы  буенча урнаштырылган.

Элемтә өчен телефоннар: (843) 221 76 54, 221 76 85, 221 76 55.

  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International