Үсемлекләр белән шөгыльләнүчеләр өчен сервислар бер ресурста

2022 елның 24 марты, пәнҗешәмбе

2022 елгы язгы чәчүгә  Россельхозбанк, Үз фермерлыгын экосистемасында үсемлекләр белән үзебезнең шөгыльләнүчеләр өчен комплекслы цифрлы ресурс эшләп, аны гамәлгә ашыра  башлады.  Аграрчылар «бер тәрәзә» режимында үзебезнең уннарча   фәнни-тикшеренү институтларыннан  югары продуктивлы орлыклар таба, фән докторларыннан консультацияләр ала, үсемлекләр үрчетү буенча лекцияләр тыңлый, иң яхшы тракторны   һ.б.ларны сайлап ала  алалар.

«Үсемлекчелек» ресурсы авыл хуҗалыгының бу тармагында эшләүче аграрийлар өчен иң кирәкле тәкъдимнәрне берләштерде.

Биредә бөтен Россия буенча товар белән тәэмин итүчеләрдән һәм   җитештерүчеләрдән 8 меңнән артык орлык тәкъдим ителгән, бу авыл хуҗалыгында импортны алыштыруга зур ярдәм.

Цифрлы ресурста үзебезнең селекция казанышлары киң тәкъдим ителгән. 40 фәнни-тикшеренү институты кулланучыларга орлыкларның 1000нән артык Россия селекция сортларын тәкъдим  итә.  Аграрийлар бәрәңге, соя, шикәр чөгендере, бөртекле, кузаклы, майлы һәм башка культураларның селекция орлыкларын таба алалар. Аграрийлар шулай ук орлыкчылык базарының «Бейо», «Вильморин», «Эконива Семена», «Гавриш», «Седек» кебек лидерлары тәкъдимнәреннән файдалана  алалар. Цифрлы ресурстан  файдаланучылар өчен тагын  бер өстенлек - тәэмин итүчеләрне карта буенча уңайлы эзләү.

Ә нинди орлыклар, аларны кайчан һәм ничек утыртырга кирәклеген төгәл белү өчен кулланучылар ачык файдалануга урнаштырылган видеоэфирларны  карый алалар. Аларда үсемлекчелек буенча фәнни-тикшеренү институтлары экспертлары культураларны һәм сортларны төрле төбәкләрдә үстерү нечкәлекләре турында сөйлиләр, орлыклар сайлап  алу буенча киңәшләр бирәләр. Эфирлар һәркөнне турыдан-туры трансляцияләр форматында үткәрелә. Теләге булган һәркем трансляциягә тыңлаучы буларак кушыла яки видеоны  язмадан  карый ала.  

Шулай ук Россия дәүләт аграр университеты – К.А.Тимирязев ис. МАХА (МСХА) профессорларыннан һәм докторларыннан бушлай персональ консультация алырга мөмкин. Telegram-каналда чат форматында галимнәр «туфрак», «агрохимия» (ашламалар, үсемлекләрне яклау), «җиләк-җимеш», «яшелчә» һәм «бөртекле» культуралар кебек өлкәләрдәге мәсьәләләрне хәл итәргә  булышалар. Бу сервис «Агроконсультант» дип атала.

Үсемлекчелек тармагы вәкилләре әлеге мәйданчыкта бизнесның нәтиҗәлелеген арттыру өчен автосервислар турында да мәгълүмат   таба алалар. Мәсәлән, «Туфрак анализы» сервисы аграрийларга туфракны агрохимик анализлау нигезендә чәчү һәм ашламалар кертү буенча тәкъдимнәр белән ярдәм итәчәк, ә орлыкларны «акыллы сайлау сервисы» культураны  игү төбәгенә һәм аның билгеләнешенә бәйле тәкъдимнәр бирәчәк.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International