Татарстан фермерлары чәчү өчен үзебезнең селекция продуктларын Үз Фермерлыгым (Свое Фермерство) экосистемасы аша сайлап ала алалар

2022 елның 18 марты, җомга

Озакламый Татарстан фермерларының чәчү эшләре башлана, шуңа күрә хәзер техниканы яңарту, терлек азыгы, орлыклар, ашламалар сатып алу буенча актив эш алып барыла. Язгы эшләр бөтен хуҗалыкның уңышына нигез сала, шуңа күрә аларга һәрвакыт зур игътибар бирелә.

  Чәчү өчен үзебездә җитештерелгән   продуктларны фермерлар Россельхозбанктан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен махсуслаштырылган Үз Фермерлыгым  маркетплейсында  сатып ала алалар, анда Татарстан тәэмин итүчеләренең  1200дән артык тәкъдиме  бирелгән.

 Татарстан аграрийлары чәчү өчен кирәкле товарларны «Орлыклар», «Утырту материаллары» һәм «Ашлык» бүлекләрендә сатып ала алалар. Әлеге мәйданнан файдаланучы Россия фермерларының иң популяр товарлары арасында - «Ажур F1» томат орлыклары, «Прогресс F1» кыяр орлыклары, шулай ук «Снегирь СЭ» бәрәңге орлыклары. Үзебезнең селекция җитештерүнең әлеге  сортлары авырулар комплексына чыдам, югары уңышлылыкка ия булулары, үсеш шартларына җайлаша алулары  һәм теләсә  нинди туфракта  үсә алулары  белән аерылып торалар, һәм шул ук вакытта тәм ягыннан  да алар югары сыйфатка   ия.

Үз Фермерлыгым экосистемасында шулай ук 10 меңнән артык авыл хуҗалыгы техникасы тәкъдим ителгән.   Чәчү чорында тракторлар, шулай ук аларга элмә җайланмалар да аеруча популяр. Моннан тыш, фермерлар туфрак эшкәртү техникасын һәм чәчү машиналарын да таба алалар. Үз Фермерлыгым  экосистемасының B2B-маркетейсында   аларның  төре  3000 берәмлектән артып китә.

Яз башы - терлекләргә һәм терлекчелек товарларына да ихтыяҗ арта  торган     чор. «Терлекчелек» бүлегендә аеруча зур кызыксыну, гадәттәгечә, эре мөгезле терлеккә туры килә. Үз Фермерлыгым маркетплейсында   терлекләр   буенча аграрийлар өчен  1000нән артык тәкъдим бар. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International