Бүген Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре кысаларында Чаллыда «Агрокөч. Чаллы-МПК» ҖЧҖ һәм «Чаллы икмәге» АҖ предприятиеләрендә булды.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм «Агрокөч» холдингы генераль директоры Светлана Барсукова белән бергә продукциянең төп төрләрен җитештерү белән танышты, әзер продукция җитештерү буенча автоматлаштырылган линияләрне карады, болар: традицион казылыклар, пешерелгән-ысланган эшләнмәләр һәм ярымфабрикатлар, төрле төр маринадлар, деликатеслар һәм чи килеш какланган әйберләр - барлыгы 250дән артык эшләнмәләр.
Рөстәм Миңнехановка шулай ук продукцияне төргәкләү цехларын, чимал әзерләү мәйданчыкларын, каклау камераларын һәм башка җитештерү урыннарын күрсәттеләр.
Предприятиедә шулай ук әзер продукциянең роботлаштырылган склады эшли, ул 2017 елда предприятие эшли башлаганда төзелгән.
“Агрокөч. Чаллы-МПК” - Татарстанда айга 100 тонна чи килеш какланган казылык һәм айга 300 тонна ярымфабрикатлар җитештерү мөмкинлеге булган бердәнбер предприятие.
БДБ илләре арасында “Агрокөч. Чаллы-МПК” предприятиесе продукциясе ешрак Әзербайҗанга һәм Үзбәкстанга җибәрелә, анда ул аеруча популяр. Экспортның төп күләме хәләл продукциягә туры килә.
Светлана Барсукова предприятиедә сакчыл җитештерү системасы кертелүе турында сөйләде.
“Чаллы икмәге” предприятиесенә килгәндә, бүген ул Татарстан Республикасының Кама аръягы төбәгендә икмәк-күмәч һәм кондитер әйберләре җитештерүче иң эре предприятиеләрнең берсе. Тәүлеккә 80 тоннадан артык продукция җитештерелә. 2020 елдан предприятие хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча федераль программага керде.
Предприятиене карау барышында “Чаллы икмәге” АҖ генераль директоры Рафаэль Юнысов аңлатмалар бирде. Ул шулай ук “Чаллы икмәге” компанияләре төркеменең 2022-2024 елларга инвестиция эшчәнлеге этапларын тәкъдир итте.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук “Чаллы икмәге” АҖ коллективы вәкилләре белән дә аралашты.