Республика һөнәр берлеге оешмасы узган елга йомгаклар ясады

2022 елның 21 марты, дүшәмбе

Фәридә Гарифуллина рәислегендә узган Татарстан республика һөнәр берлегенең оешмасы Президиумы утырышында республика һөнәр берлеге  оешмасының  2021 елгы эшчәнлегенә йомгаклар ясалды.

Утырышта район, башлангыч һөнәр берлекләре  оешмалары рәисләре, Республика һөнәр берлеге оешмасының контроль-ревизия комиссиясе әгъзалары катнашты.

2021 елда һөнәр берлеге органнары тарафыннан 85 күмәк шартнамә, килешүләр төзүдә һәм җирле  норматив актлар эшләүдә хокукый ярдәм күрсәтелгән. 45 күмәк шартнамәгә экспертиза үткәрелгән, 2021 ел буена социаль гарантияләр кимемәгән.

Һөнәр берлеге комитетлары, күмәк  шартнамәләр төзегәндә, хезмәткәрләр өчен шактый ташламалар һәм гарантияләр булдыруга ирештеләр, шул исәптән: түләүле өстәмә отпусклар бирү, эшләүчеләрне һәм аларның гаиләләрен савыктыруны финанслау, остазлык өчен өстәмә түләүләр, бала туганда ата-аналарга өстәмә акчалата түләүләр, хезмәткәрәрнең балаларын савыктыру лагерьларына җибәрү, пенсиягә чыкканда, армиягә киткәндә бер мәртәбә бирелә торган түләүләр. «Майский» ТК» ҖЧҖ, «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ, «Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты» АҖ, «Эссен Продакшн» АГ» АҖ, «Элита» ГПП АҖ, «ФЦТРБ-ВНИВИ» ФДБФУ, «Буа шикәре» ҖЧҖ, «Зәй шикәре» ААҖ кебек  предприятиеләр, Балтач, Тәтеш районнары авыл хуҗалыгы предприятиеләре уңай эш үрнәге күрсәтәләр.

Утырышта тармак хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттыру мәсьәләләре хакында җентекле фикер алыштылар.   Уңай динамикага карамастан, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендәге хезмәт хакы белән уртача республика   күрсәткече арасында аерма шактый сакланып кала, авыл  хуҗалыгында   бу  күрсәткеч  республика күрсәткеченең 72 проценттан артыграгын  тәшкил итә.      Анализлаудан күренгәнчә,  тармакта  уртача хезмәт хакы  артканда минималь хезмәт хакы Татарстан  Республикасында  минималь хезмәт хакы турындагы республика килешүе нигезендә артып бара.  2022 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы икътисадының бюджеттан тыш секторында минималь хезмәт хакы 16700 сум тәшкил итә, бу - 2022 елга хезмәт өчен минималь федераль түләүдән  (федераль МРОТ - 13890 сум)  шактый югары.  

2021 елда иң күп хокук бозу очраклары хезмәтне саклау буенча вакытында укулар һәм инструктаж уздыру, хезмәт шартларын махсус бәяләүне уздыру һәм аның нәтиҗәләре реаль хезмәт шартларына туры килмәү, авыл җирендә эшләүче хатын-кызларның хезмәт шартларын җайга салу, зарарлы һәм куркыныч хезмәт шартларында эшләгән өчен, шулай  ук 18 яше  тулмаган  затларның хезмәте өчен гарантияләр һәм компенсацияләр бирү мәсьәләләрендә чагылды.  

Фәридә Гарифуллина, чыгышын йомгаклап, Россия Федерациясе Хөкүмәте, Татарстан Республикасы җитәкчелеге тарафыннан санкцияләр нәтиҗәләрен җиңеп чыгу, җитештерүләрне һәм эш урыннарын саклап калу, азык-төлек иминлеген тәэмин итү өчен барлык кирәкле чаралар күрелә, дип билгеләп  үтте, утырышта катнашучыларның игътибарын социаль партнерлыкны алга таба камилләштерү, хезмәт шартларын яхшырту, хезмәткәрләрнең сәламәтлеген һәм гомерен саклау, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә хезмәт хакын арттыру буенча эш бирүчеләргә карата таләпләрне арттыру зарурлыгына  юнәлтте.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International