Татарстан предприятиеләре икмәккә ихтыяҗ артуын күрәләр. Әмма икмәкнең социаль сортларына бәяләр элеккечә үк саклана һәм алга таба да шулай булачак. Моның өчен республикада он, шикәр һәм башка ингредиентлар резервы булдырылган, моннан тыш, икмәк пешерүче предприятиеләргә акчалата ярдәм итәчәкләр.
Икмәк пешерү тармагы республика җитәкчелегенең аерым игътибарында тора. Халыкның азык-төлеккә ихтыяҗы арта башлагач, республикада икмәкнең социаль төрләрен җитештерү өчен он һәм шикәрнең резерв фондын булдырырга кирәк, дип хәл иттеләр.
“Онның резерв фонды икмәк пешерүчеләрнең ихтыяҗын тәэмин итәчәк. Он - продукциянең үзкыйммәтендә төп компонент – ул түләүне 45 көнгә кичектереп сатылачак. Тагын бер ярдәм - шикәргә бәяләрне беркетү. Республика социаль блок ихтыяҗын тәэмин итү өчен 3 мең тонна шикәр сатып алды. Үзебезнең икмәк пешерүчеләргә шикәр беркетелгән бәядән сатылачак”, - дип сөйләде министрның беренче урынбасары Наил Залаков.
Бу ярдәм чаралары хәлне тотрыкландырырга мөмкинлек бирәчәк һәм әлеге вәзгыять социаль продукция җитештерүгә йогынты ясамаячак.
“Бүгенге көндә без ышандырып әйтә алабыз, социаль икмәк төрләре моңа кадәр ничек җитештерелгән булса, алга таба да шул ук күләмдә һәм сыйфатта җитештереләчәк”, – дип ышандырды Наил Залаков.
Ваклап сату предприятиеләре соңгы өч атнада Икмәк-кондитер комбинатына (ББКга) заявкалар күләмен 3-5 тоннага арттырдылар. Әгәр элек предприятиедән тәүлеккә 55-60 тонна продукция җитештерү таләп ителгән булса, хәзер - 59-63 тонна, дип хәбәр итте комбинатның генераль директоры Булат Котдусов журналистларга бүгенге матбугат туры вакытында.
“Без ихтыяҗның якынча 4%ка артуын күзәтәбез. Заявкалар, аерым алганда, икмәкнең “Сельский” һәм “Дарницкий” төрләренә артты. Бу аларның үтемлерәк булуына бәйледер, бәлки”, – диде компания башлыгы.
Ул дәүләттән ярдәм булуын – субсидияләү программасы эшләвен билгеләп үтте. Предприятие акчаны икенче кварталда алырга исәпләп тора.
Шулай булса да, икмәкнең социаль сортларына бәяләр артмый. Бу баланс исәбенә эшләнә: халыкта популяр булган икмәк 3%ка зыян белән сатыла (индексация чыгымнарның бер өлешен генә каплый), чыгымнар коммерциячел дипп атала торган башка продукциягә күчерелә. Бу сегментта үсеш алга таба 10%ка кадәр булырга мөмкин. Шул ук вакытта предприятиенең табыш алуы нибары 2% кына тәшкил итә.
“Әлегә без он һәм шикәр буенча ярдәм алабыз, тагын май буенча да карарлар көтәбез. Тагын җитештерелгән социаль продукциянең һәр килограммы өчен 4,5 сум субсидия биреләчәк. Бу зыянның өчтән ике өлешен компенсацияли. Барысы да бик җентекләп исәпләнә һәм чыгымнар өлеше компенсацияләнә. Бу бәяләрне тотарга ярдәм итә”, - диде Булат Котдусов.
Шул ук вакытта гендиректор, Казанда икмәк пешерү өчен компонентларга кытлык күзәтелми, ә икмәк-күмәч әйберләре кибет киштәләрендә бар, дип өстәде.
“Дөресе шул, Казанда икмәк булачак. Бүгенге көндә без тәүлеккә 60 тонна икмәк-күмәч эшләнмәләре җитештерәбез. Без төгәл сәүдә челтәрләре заявкалары буенча эшлибез. Бездә даими рәвештә 300 тонналап он, шулай ук шикәр, май һәм чүпрә запасы була”, – дип билгеләп үтте ул.