Марат Җәббаров: Татарстан кулланучылар оешмалары берлеге халыкны тулы күләмдә продукция белән тәэмин итә ала

2022 елның 17 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан кулланучылар  оешмалары  берлеге  халыкның җирле продукциягә ихтыяҗын тулысынча тәэмин итә ала. Бу хакта Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республика кулланучылар җәмгыятьләре һәм кооперативлары вәкилләренең гомуми җыелышында сөйләде.

“Татарстан кулланучылар  оешмалары  берлеге  халыкның бигрәк тә бәрәңге һәм яшелчә продукциясенә  булган   ихтыяҗын тулы күләмдә тәэмин итә ала, дип саныйм, – диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы. – Татарстан кулланучылар  оешмалары  берлеге  республика товар җитештерүчеләре белән активрак эшләргә, продукция әзерләү буенча тулы система тәэмин итәргә тиеш. Аннан башка без импортны алыштыру проблемасын хәл итә алмыйбыз”.

 Җәббаров продукция әзерләү  буенча эшне көчәйтергә чакырды,  бүгенге көндә аның күләме нибары 9,9 млрд.сум тәшкил итә, ә бу халыкның үзеннән  арткан  продукциясенең өчтән береннән дә ким. “Район башлыкларына мөрәҗәгать итәм – бу сезнең муниципаль дәрәҗәдә хәл ителергә тиешле  өстенлекле бурычыгыз. Моның өчен республика бөтен кирәкле шартларны тудыра. Узган елда гына да әзерләүчеләр өчен 18 транспорт берәмлеге тапшырылды”, - дип билгеләп үтте ул.

Министр сүзләренә караганда, якын киләчәктә Татарстан кулланучылар  оешмалары берлегенә бәрәңге һәм яшелчә җитештерүчеләрнең һәм әзерләүчеләрнең (сатып алучыларның) республика реестрларын булдырырга  кирәк.

 “Узган ел йомгаклары  буенча, җитештерелгән бәрәңге күләменнән нибары  1%ы гына сезнең тарафтан әзерләнгән. Без яшелчәсаклагычлар төзү программасын эшләтеп җибәрдек. Быел проект эшләрен финанслыйбыз. Безнең бурыч – авыл халкы үз продукциясен сата алсын, тормыш дәрәҗәсен күтәрергә акча эшләсен өчен, ә шәһәрдә яшәүчеләр – сатып алучылар,   алыпсатарларның озын чылбырларын читләтеп үтеп, сыйфатлы азык-төлек продукциясе сатып ала  алсын  өчен  эшне әйбәтләп оештыру”, - дип ассызыклады ул.

 Җәббаров, республиканың барлык районнарында авыл хуҗалыгы продукциясе һәм чимал әзерләү, аларны эшкәртү һәм сату белән, шулай  ук    җәмәгать туклануы белән шөгыльләнүче кулланучылар кооперативлары булдырылган, дип билгеләп  үтте. “Шул ук вакытта ике районда кооперативлар тарафыннан бу юнәлешләр тулысынча оештырылмаган. Зеленодольск һәм Алабуга районнары башлыкларыннан әлеге мәсьәләне аерым контрольгә алуны сорыйм. Азнакай, Аксубай, Мамадыш һәм Актаныш районнары башлыкларына авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү буенча җитештерү куәтләрен көчәйтүдә  ярдәм итәргә кирәк”, – дип, дәвам итте ул.

 Министр, шулай ук һәр автолавкалардан  мөмкин кадәр  нәтиҗәле файдаланырга һәм аларның транспорт һәм логистик чыгымнарын оптимальләштерергә, авыл торак пунктларына көндәлек  кирәкле товарлар белән хезмәт күрсәтү буенча күчмә сәүдә графиклары үтәлешен  контрольдә тотарга кирәк, дип өстәде.

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International