Бүгенге көннән Казан шәһәренең 15 мәйданчыгында, республиканың Зеленодольск, Чаллы, Түбән Кама һәм башка шәһәрләрендә язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады. Шәһәр халкы өчен киң ассортиментта продукция китерелде. Болар - Татарстанның төрле муниципаль районнарыннан китерелгән яшелчә, ит, казылык продукциясе, үлчәүле сөт, сыр, май, йомырка, бал, шикәр, он, ярма һәм башка фермер продукциясе, һәм алар барысы да уртача ваклап сату бәяләреннән түбәнрәк бәяләрдән сатылды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров шәһәрнең берничә ярминкә мәйданчыгында булды.
«Бүген ел саен үткәрелә торган язгы ярминкәләр эшли башлады. Иртә таңнан шикәр, он, яшелчә сатып алу өчен чиратлар тезелгән. Әмма мин сезне ышандырып әйтәсем килә - республикада барлык продукция җитәрлек күләмдә бар һәм ясалма ыгы-зыгы тудырырга кирәкми», – дип, сүзен йомгаклады Марат Җәббаров.
Халык ихтыяҗының артуын исәпкә алып, ярминкәгә продукция ике тапкырга арттырып китерелгән, ә кайбер позицияләр буенча ул 5 тапкырга кадәр арткан.