Төп ставканы 20%ка кадәр арттыруга да карамастан, Россельхозбанк АПКда сезонлы эшләрне элеккеге ташламалы шартларда – 5%тан да артыграк булмаган ставка белән кредитлауны тәэмин итәчәк.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан Республикасы АПКсын цифрлаштыру буенча 2022 ел стратегиясе кысаларында авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренә ярдәм итү программасын эшләтә башлады.
Министрлыкта Иран Ислам Республикасы делегациясе белән очрашу узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, Хәләл продукция экспорты буенча проект җитәкчесе, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКда инвестицион проектлар җитәкчесе Рөстәм Гайнуллов катнашты. Иран делегациясе ягыннан Иран Ислам Республикасы оборона министры урынбасары - «ЭТКА» оешмасы башкарма директоры Мортаза Алеми, Илчелекнең икътисад буенча киңәшчесе Бахрам Хәйдари һәм башкалар катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үзем сезне Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан чын күңелдән котлыйм!
Татарстанның Россия авыл хуҗалыгы үзәгендә 2022 елның 3 мартына республикада бөртекле уҗым культураларының торышы турында хисап әзерләделәр. «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре бер атна эчендә 3,6 мең га мәйданда кырларның гомуми торышын билгеләү максатларында көзге культуралар чәчүлекләрен сайлап алып тикшерделәр.
3 февральдән 4 мартка кадәр Министрлыкта эре инвесторлар катнашында видеоконференцияләр форматында киңәшмәләр үткәрелде, аларда игенчелек өлкәсендә 2021 елга йомгаклар ясалды һәм 2022 елга бурычлар куелды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстанның Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясенең XXII съезды узды. Съезд эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе президенты Камияр Байтемиров, «Муниципаль берәмлекләр Советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, фермерлар катнашты.
Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты (“ЗМК”) 2021 елгы эшенә йомгаклар ясады. Яшел Үзәндә, Чистай һәм Буада предприятиенең өч җитештерү мәйданчыгында сөт-чимал эшкәртүнең гомуми күләме бер ел эчендә 235,5 мең тонна булган, бу 2020 ел күрсәткечләреннән 1,8%ка артыграк. Көн саен уртача 645,2 тонна сөт эшкәртелгән.
Кырмыскаларның уңай һәм тискәре яклары, алар нинди файда китерә, аларга каршы ничек көрәшергә кирәклеге турында «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары сөйли.
Бу хакта бүген АПКдагы һәм азык-төлек базарындагы вәзгыятьне мониторинглау буенча оператив штабның чираттагы утырышында Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев хәбәр итте. Тиешле мәгълүмат сәүдә челтәрләренә җибәрелде. Ведомство, якын арада бу бәяләр дәрәҗәсенә уңай йогынты ясар, дип исәп тота.