Чирек гасыр уңыш сагында: «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе үзенең юбилеен билгеләп үтә

2022 елның 21 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Буа районында «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясенең 25 еллыгына багышланган фәнни-гамәли семинар узды. Бу чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары   Наил Залаков, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары  Дмитрий Яшин, «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясенең генераль директоры Юрий Еров, шулай ук орлыкчылык хуҗалыклары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Семинарда шулай ук Илкүләм селекционерлар һәм орлыкчылар берлеге советы әгъзалары һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән селекционерлар ассоциацияләреннән чакырылган вәкилләр катнашты.

"Татарстанның элиталы орлыклары" ассоциациясенә 1995 елда нигез салынган. Белгечләр фикеренчә, бүгенге көндә «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе - Россия Федерациясендә орлык җитештерү һәм сату өлкәсендә нәтиҗәле эшләүче күп булмаган структураларның берсе.

 Семинарда игенчелек тармагының торышы, проблемалар һәм перспектив үсеш юнәлешләре, көзге бодай, арыш селекциясе һәм орлыкчылыгы, аны үстерү үзенчәлекләре, планлаштырылган уңыш өчен сабан бодаен үстерү технологиясе, шикәр чөгендере сортына дәүләт сынавы уздыру турында фикер алыштылар.

Татарстан Республикасы тулаем төбәк продукт күләме буенча Россия Федерациясе субъектлары арасында 6 нчы урында тора, авыл хуҗалыгы буенча – 4 нче урында. Чәчүлек  мәйданнары ел  саен 2,7 млн. га тәшкил итә. Мелиорация өлкәсендә сугарулы җирләрне арттыру буенча максатчан эш алып барыла. Соңгы елларда 32 мең гектардан артык мәйдан торгызылды.  Республика мелиорация буенча барлык федераль һәм төбәк программаларда катнаша.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International